«Җылыда да аяк туңып йөрү – чир билгесе», дип искәртә табиб-невролог Эльвира Щербакова
«Аякларның ни сәбәпле салкын булуын ачыклау өчен, табиб-терапевтка мөрәҗәгать итү дөрес булыр. Ул барлык кирәкле тикшеренү, анализларны билгеләячәк», - ди ул
Арабызда салкын көнне генә түгел, җылыда да җылына алмый тилмерүчеләр шактый. Сүзебез аяклары гел салкын кешеләр турында. Бу нәрсәгә бәйле? Салкын аяк чир билгесе була аламы? Табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты Эльвира Щербакова шул сорауларыбызга ачыклык кертте.
– Аяклар гел салкын булуның сәбәбе нәрсәдә?
“Салкында кул-аякларның туңуы – табигый хәл. Ә менә аяклар даими рәвештә салкын булса, шикләнергә җирлек бар. Кешенең кан тамырлары, эндокрин, нерв системасы эшчәнлеге, матдәләр алмашы бозылганда, шикәр чире, калкансыман биз гормоннары аз бүленеп чыккан очракта да кешенең аяклары гел салкын булырга мөмкин. Гемоглобины түбән булган (анемия) кешедә дә еш кына әнә шундый билгеләр күзәтелә. Йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмаганда эчелгән дарулар да аякларның даими рәвештә салкын торуына китерергә мөмкин”.
Шуңа күрә аяклар даими рәвештә салкын торса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Аяклар җылынмаудан күбрәк кемнәр интегә?
“Кечкенә балалар, бигрәк тә бер яше дә тулмаган сабыйлар температура үзгәрешләренә аеруча сизгер була. Шуңа күрә алар бик тиз туңа, бик тиз эссели. Аякларның даими салкынлыгы хатын-кызлар арасында күбрәк очрый. Аларда җылылык алмашы акрынрак бара. Артык ябык, озын буйлы кешеләрнең дә аяклары гел салкын була”.
– Ул ничек дәвалана?
“Салкын аякларны дәвалар алдыннан, аларның ни сәбәпле шундый булуын ачыкларга кирәк. Моның өчен иң элек табиб-терапевтка мөрәҗәгать итү дөрес булыр. Ул барлык кирәкле тикшеренү, анализларны билгеләячәк.
– Моны алдан кисәтеп буламы?
“Бу очракта да без даими әйтеп килгән киңәшләрне кабатларга мәҗбүр. Салкын аяклар чире килеп чыкмасын өчен, даими рәвештә диспансеризация узарга, йөрәк-кан тамырлары, калкансыман биз, нерв системасы авыруларыннан интеккән кешеләргә тиешле даруларны вакытында эчеп торырга, дөрес тукланырга кирәк. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән арынырга кирәк”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев