Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗе районында ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арткан

ВИЧ – кеше организмына үтеп кергән һәм аның иммунитетын җимерүче вирус

“Әгерҗе районында ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны 2002 елдан бирле исәпкә алына. Шушы чорда 163 кеше теркәлгән, шуларның 90ы – ир-ат, 73е – хатын-кыз”. 

Әлеге һәм башка саннарны район хакимияте бинасында узган “эшлекле сишәмбе” кысаларындагы чыгышы барышында СПИД-үзәкнең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе Радик ШӘЙХЕТДИНОВ җиткерде. 

Бүгенге көндә ВИЧ-инфекция белән диспансер исәптә торучылар саны – 85. Шуларның 11е (6 ир-ат, 5 хатын-кыз)  – быелның ярты елында исәпкә куелучылар. 

–    Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ике тапкырдан артыкка күбрәк, – диде Радик Расимович. – Әлеге үсеш район халкы арасында скрининг тикшерүләр саны арту һәм диспансерлаштыру барышында тикшерү белән дә бәйле булырга мөмкин. Чөнки быелның алты аенда тикшерү уздырылган халык саны, узган елның шул чоры белән чагыштыранда, 38,2 процентка күбрәк. 

Авыруны йоктыру ысулларына килгәндә, 9 очрак җенси юл, 2се наркотиклар куллану нәтиҗәсендә күчкән. Яшь аралыгын карасак, иң күп очраклар 40-49, аннан кала 30-39 яшькә туры килә. Шул ук вакытта 50-59, 60 яшьтән өлкәнрәкләрдә дә ачыклануын билгеләп үтми мөмкин түгел. Социаль статуска килгәндә, эшләүчеләр күбрәк. 

Мондый саннар китерүне алга таба да дәвам итеп булыр иде. Әмма хикмәт аларны китерүдә түгел, ә булдыруга юл куймауда. Шунысын да онытырга ярамый: ВИЧтан вакцина юк. Иң төп профилактик ысуллар түбәндәгедән гыйбарәт: очраклы җенси бәйләнешкә юл куймау, презервативтан файдалану. Наркотиклар кулланмау. Бары тик шәхси гигиена әйберләреннән (кырынгыч, маникюр кирәк-яраклары һәм башкалар) генә файдалану. Даими рәвештә ВИЧка тест узу.

Соңгысына килгәндә, “эшлекле сишәмбе” киңәшмәсендә катнашучыларга да экспресс-тестлаштыру узу мөмкинлеге бирелде. 

Аны теләге булган һәркем уза ала. Ә теләк булу – ул үз сәламәтлегең турында кайгырту дигән сүз. Моның өчен поликлиникага инфекционист йә медицина профилактикасы кабинетларына яки участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тест нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат сер итеп саклана һәм бу хезмәт бушлай күрсәтелә. 

Белешмә:

ВИЧ – кеше организмына үтеп кергән һәм аның иммунитетын җимерүче вирус ул. СПИД  – ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе. Иммун системасы какшаган кеше теләсә кайсы инфекция алдында көчсез булып кала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев