Әгерҗелеләрне диспансерлаштыруга чакыралар
Быелгы диспансерлаштыру кампаниясе кысаларында 9172 райондашыбыз сәламәтлеген бушлай тикшертә алачак
Быелгы диспансерлаштыру кампаниясе кысаларында 9172 райондашыбыз сәламәтлеген бушлай тикшертә алачак. Шулар арасыннан 3090нан
артыгы – репродуктив сәламәтлекне тикшертүчеләр.
Диспансерлаштыру кампаниясе турында район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Любовь СТАРИКОВА белән сөйләштек.
– Исегезгә төшерәбез: 40 яшькә кадәргеләр аны өч елга бер тапкыр (быел 2007, 2004, 2001, 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983 елда туганнарга туры килә), ә 40 яшен тутырганнар ел саен уза.
Диспансерлаштыру поликлинканың медицина профилактикасы бүлекчәсеннән, ягъни 206нчы кабинеттан башлана. Һәр яшькә билгеләнгән тикшерүләрне үтеп бетергәннән соң терапевт сәламәтлек төркеме турында нәтиҗә ясый һәм диспансерлаштыру узу турында белешмә бирә. Сәламәтлек буенча ниндидер проблемалар ачыкланган очракта пациент тикшерү өчен алдагы этапка юллана.
Авыл халкы иң элек фельдшерлык-акушерлык пунктларына мөрәҗәгать итә. Красныйборлылар – участок хастаханәсенә, Исәнбай, Тирсә, Кичкетаң халкы – амбулаторияләргә. Белешмәләр өчен поликлиникадагы регистратура номеры: 26922.
Диспансерлаштыру узуны җиңеләйтү максатыннан быел да төрле чаралар каралган. Әйтик, район үзәк хастаханәсе табиблары бригадаларының урынга барып кабул итүе оештырылачак. Һәр елдагыча, 65 яшьтән узган райондашларны Әгерҗе поликлиникасына диспансераштыру узу өчен махсус машина алып килә. Районга төрле медицина белгечләреннән торган мобиль поликлиниканың килүе дә көтелә. Аның кысаларында да бушлай тикшеренү узарга мөмкин булачак. Берьюлы маммография һәм флюорография узу мөмкинлеге бирүче флюмамм медицина комплексы да киләчәк.
Диспансерлаштыруның яңа юнәлеше – репродуктив сәламәтлекне тикшерүгә килгәндә, ул да әлеге мөһим кампаниянең бер тармагы булып тора һәм 18-49 яшьтәге хатын-кызлар, ир-атларны колачлый. Нәкъ шул чор бала табу өчен кулай булып санала. Төп максат – балага узуга, йөклелек һәм бала табуга, аннан соңгы чорга тискәре йогынты ясау ихтималы булган чирләрне яки аларның билгеләрен вакытында ачыклау.
Хатын-кызлар беренче этапта анкетада бирелгән сорауларга җавап бирүдән тыш табиб-акушер-гинеколог кабул итүендә булалар, шулай ук мазок тапшыралар. Икенче этапта күкрәк бизләрен, аналык муентыгын, җенси юл белән күчә торган инфекцияләрне тикшерү билгеләнергә мөмкин. Аерым белгечләргә консультациягә юллану да ихтимал.
Ир-атлар шулай ук анкета тутыралар, табиб-уролог кабул итүендә булалар. Безнең поликлиникада махсус курслар узган табиб-хирург кабул итәчәк. Икенче этапта спермограмма, простата бизенә ультратавыш тикшерүе (УЗИ) узу, йогышлы авыруларга мазок тапшыру кебек гамәлләр каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев