Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Айгөл Гыйззәтуллина: Педаголарның төп бурычы – балаларда сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру

Сораштыру

Көз – бик матур ел фасылы. Шул ук вакытта вируслы авырулар, шул исәптән грипп таралу чоры да. Төрле чыганакларда уздырылган сораштырулардан күренгәнчә, кемнәрдер ел саен грипптан прививка куйдыруны максат итеп куйса, кайберәүләр вакцинаның нәтиҗәлелегенә ышанмыйлар. Ә райондашларыбыз прививка турында ни уйлыйлар?

Айгөл ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Көчек мәктәбе директоры:

–    Җитәкче буларак, минем өчен мәктәптәге бөтен кешенең – укытучыларның да, укучыларның да сәламәт булуы мөһим. 

Педаголарның төп бурычы – балаларда сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру, үз сәламәтлегеңә кыйммәтле әйбергә кебек карау. Әгәр дә без кече яшьтән үз сәламәтлегебезне сакласак һәм ныгытсак, үз үрнәгебездә сәламәт яшәү рәвешен күрсәтсәк, киләчәк буынның шәхси, рухи, интеллектуаль яктан гына түгел, физик яктан да сәламәтрәк булачагына ышаныч зур. 

Мин үзем ел саен грипптан прививка ясатам. Балаларыбызга да куйдыра идем. Хәзер алар үзләре әти-әни булдылар инде һәм үз балаларына да һәрчак вакцинация уздыралар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев