Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

“Ак үлем”нән сак булыйк!

26 июнь Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне иде. Наркомания - XXI гасырның иң яман афәте. Күпме яшьләрне үз сазлыгына батырып, аларның тормышын гарипләде, күпмесе 20-30 яшьтә мәңгелеккә китеп барды. Наркомания бик куркыныч авыру булса да, аның белән табиблар гына көрәшергә тиеш түгел. Бу афәткә каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшкәндә генә...

26 июнь Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне иде. Наркомания - XXI гасырның иң яман афәте. Күпме яшьләрне үз сазлыгына батырып, аларның тормышын гарипләде, күпмесе 20-30 яшьтә мәңгелеккә китеп барды. Наркомания бик куркыныч авыру булса да, аның белән табиблар гына көрәшергә тиеш түгел. Бу афәткә каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшкәндә генә яшьләребезне сазлыкка батудан йолып калырга мөмкин. Бүгенге әңгәмәдәшебез - район үзәк хастаханәсе наркологы Виталий КАРАЯНИ.
- Виталий Дмитриевич, соңгы елларда полиция районда наркотик сатучылар юк дип тынычландырырга тырышса да, Әгерҗедә бу әфьюнны кулланучылар саны кимемәгәне беркемгә дә сер түгел. Быел республика наркополициясе Әгерҗе яшьләрен бу агу белән тәэмин итеп торган төркемне ачыклагач, чынбарлык өскә калкып чыкты. Барыбер шәһәребездә наркотик кулланучыларның барысы да наркокабинетка исәпкә алынмагандыр, мөгаен?
- Әлбәттә. Наркотик кулланучылар арасында үз теләге белән дәваланырга килүчеләр, киңәш-ярдәм сораучылар бик сирәк очрый. Гадәттә, безгә аларны җинаять кылгач, хокук тәртибен бозгач полиция хезмәткәрләре тотып алып килә. Ни кызганыч, ата-аналар да, баласының шушы яман юлга басуын белә торып, безгә мөрәҗәгать итмиләр. Әгерҗе - кечкенә шәһәр, таныш-белеш белмәсен дип яшерергә тырышу баланы үлемгә илтүгә тиң икәнен аңламыйлар. Ә бит наркотик коллыгына эләккән кешене өйдә генә дәваларга тырышу бернинди нәтиҗә бирми. Киресенчә, ул көннән-көн бу сазлыкка тирәнрәк бата. Шуңа күрә якыннарыгызның наркотик куллана башлавын сизү белән аны табибка алып килегез. Белгеч аның белән никадәр шөгыльләнсә, дәваласа, күзәтеп торса, аның наркотикка бәйлелектән котылуына өмет-ышаныч шулкадәр зуррак.
Бүген бездә наркомания диагнозы белән 63 кеше исәптә тора дисәм дә, бу чынбарлыкка туры килми, әлбәттә.
- Исәптә торучылар нинди категориядән?
- Күбесе - беркайда да эшләмәүче яки төрмәдән кайткан 25-35 яшьлек ир-егетләр. Араларында 10 хатын-кыз да бар. Быел тагын наркотик кулланучы 19 кешене күзәтү астына алдык. Иң яшь наркоманга - 21, иң өлкәненә 53 яшь.
- Наркокабинетта исәптән төшерелгән кешеләр буламы һәм Сез аларның наркотикларга бәйлелектән тулысынча котылуына ышанасызмы?
- Быел сигез кеше бездән исәптән төшерелде. Әмма без алар бүтән наркомания юлына басмаслар дип әйтә алмыйбыз.Чөнки организм биологик күзлектән караганда наркотикка бәйле булып кала. Барысы да кешенең үзеннән, аның ихтыяр көченнән, теләк-омтылышыннан, түземлегеннән, аңа ярдәм итәргә әзер айнык тормышта яшәүче якыннарыннан тора. Гомумән, табиблар тулысынча сәламәтләнгән наркоман дип әйтергә яратмыйлар. Безнең телдә гадәттә актив булмаган наркоман дигән сүз кулланыла. Бу - хәзерге вакытта наркотик кулланмаучы дигән сүз. Инде берничә ел наркотик кулланмаган кеше тагын бер тапкыр кәефләнеп алырга теләсә, ул янәдән шушы газапларның барысын да үз башыннан кичерәчәк.
- Яшүсмерләр арасында бер генә тапкыр татып карыйм әле бу наркотикны дип сазлыкка батканнар да байтак бит. Бу ялгыш адымны ясамас өчен аларга киңәшләрегез.
- Наркотик тәкъдим итүчеләрдән берүк сакланыгыз. Андыйлардан ерак йөрегез. Башта сезгә наркотикны бушлай тәкъдим итеп кызыктырырлар. Бер генә тапкыр татып карыйм да бүтән якын да килмим дип алдана күрмәгез. Наркотиклар сатып, кесәсен калынайтучы наркобарон бу матдәнең сезгә ошавын, аннан башка яши алмавыгызны сизү белән акча таләп итәчәк. Нигә әле ул сезне бушлай сыйлап торырга тиеш. Наркомания тозагына менә шулай килеп эләгәләр инде. Наркотикларга бәйле авыруларның ялгышын берүк кабатлый күрмәгез. Бу әфьюн бөтен тормышыгызны челпәрәмә китерәчәк, ата-анагызны гомерлек хәсрәт утына салачак.
- Инде бу сазлыкка батып баручыларга да әйтер сүзегез бардыр.
- Наркоманиядән ялгызың гына котылып булмаячагы көн кебек ачык. Сезгә ярдәм күрсәтергә без һәрчак әзер. Моннан тыш, Чаллыдагы наркодиспансерда, соңыннан шундагы "Возвращение" тернәкләндерү үзәгендә өч ай бушлай дәваланырга була. Бу турыда безгә килгәч тулырак аңлатма бирербез. Телефоныбыз 22694.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев