Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Алкоголь баш миенә бик зур зыян китерә

Баш мие бозылу барлык адаптив функцияләрне югалтуга китерәчәк

22 июльдә Бөтендөнья баш мие көне билгеләп үтелә. Ул кешеләр баш мие сәламәтлегенең мөһимлеге турында уйлансын өчен Бөтендөнья неврология федерациясе тарафыннан гамәлгә куелган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Алкогольнең баш миенә тискәре йогынты ясавы билгеле. Бу йогынты механизмнары турында 2нче амбулатория бүлеге мөдире, Республика клиник наркология диспансерының табиб-психиатр-наркологы Булат Гатин сөйләде.

Алкогольне чамадан тыш куллану нерв күзәнәкләренең юкка чыгуына китерә, ул баш миенең эшчәнлеген боза. Хәтер бозыла, кеше озак уйлана, үзе теләгәнен әйтә алмый. Алга таба хәмер куллану белән хәл тагын да начарая бара, дип билгеләп үтә нарколог.

«Баш мие бозылу барлык адаптив функцияләрне югалтуга китерәчәк: кеше үзенә хезмәт күрсәтү, социумда булу, эшләү, үз-үзен тәэмин итү мөмкинлеген югалта. Ул гаилә һәм җәмгыятьнең тулы канлы әгъзасы була алмый. Кызганыч, нигездә, бу нәтиҗәләр кире кайтармаслык була. Без моны наркология диспансерында дәваланган пациентларыбыз мисалында күрәбез. Хәтер бозылуы (алкоголь кулланудан килеп чыккан амнестик синдром) диагнозы куелган очракта еш кына шул хәлдә калган. Дәвалау фонында хәлне тотрыкландырырга мөмкин, әмма кире кайтарылмый инде», – ди табиб.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев