Ашау ягы тәртипсезгә әйләнде түгелме
Динебез XIV гасыр элек үк, сәламәт буласың килсә, дөрес туклан, дип өйрәтеп калдырган
Хәзерге заманда күпчелек кеше бернәрсәдә дә, шул исәптән, ашау мәсьәләсендә дә чик-чаманы белми.
Элек әби-бабайларыбыз көндәлек ризыкка канәгать булып, ә кайчакта хәтта бер телем ипигә тилмереп яшәсә, бүген без күп ашаудан җәфа чигәбез. Табиблар да, күп авыруларның барлыкка килү сәбәбе артык ашаудан һәм дөрес тукланмаудан дип, сәламәт яшәү һәм дөрес туклануга күчү зарурлыгын искәртәләр.
Динебез XIV гасыр элек үк, сәламәт буласың килсә, дөрес туклан, дип өйрәтеп калдырган. Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم бер хәдисендә: «Адәм баласы тутырган капчыклар арасында корсактан да зарарлы капчык юк.Әгәр ашау бик зарур булса, ул вакыт карынын (ашказанын) өчкә бүлсен: бер өлешенә – ризык, икенче өлешенә – эчемлек, өченче өлешенә – һава», – дип әйтелгән (Тирмизи риваяте, 2380, хәсән хәдис).
Без, адәм балалары, бу хакыйкатьне күптән оныттык инде. Шул ук Коръән ашларын гына алыйк. Өстәл ризыктан сыгылып тора. Ә хуҗалар бер-бер артлы, ризык чыгара.
Бер мәҗлестә шулай алдыма китереп куелган ашны да ашадым, ит белән бәрәңгегә дә үрелдем. Әмма сыйлаулары болар белән генә бетмәде, «монысы – «второй» дип, тагын ризык китерделәр. Хуҗалар кыстый башлагач, Пәйгамбәребезнең югарыда китерелгән хәдисен сөйләдем. Барысы да сабыр гына тыңладылар. Дөрес тукланмау сәбәпле, күпме авыру-чирдән интегәбез, дәва эзләп табибтан табибка чабабыз.
Күпсанлы тикшеренүләргә нигезләнеп, галимнәр әгәр кешенең ашказаны тулысынча ризык белән тутырылмаса, сулыш алу җиңелрәк була дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Әгәр дә кешенең сулышы тирән булмаса, организмына кислород тиешле күләмдә керми, нәтиҗәдә, кан кислород белән баетылмый. Ә бу кеше сәламәтлеге өчен зарарлы икән. Нәтиҗәдә организмда төрле авырулар барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев