Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ашыгыч ярдәм һәркемгә күрсәтелә

Ашыгыч медицина ярдәме хәзер Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминиятләштерүнең территориаль фонды системасына кертелде. Ашыгыч ярдәм хезмәте күрсәтүдә үзгәрешләр юк. Ярдәм элеккечә барлык гражданнарга да күрсәтелә. Бу очракта гражданинның кайда яшәве, теркәлүе, паспорты һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисы булу-булмавы роль уйнамый. Авыруга ярдәм күрсәтүдән баш тарту федераль законны бозу булып санала....

Ашыгыч медицина ярдәме хәзер Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминиятләштерүнең территориаль фонды системасына кертелде.
Ашыгыч ярдәм хезмәте күрсәтүдә үзгәрешләр юк. Ярдәм элеккечә барлык гражданнарга да күрсәтелә. Бу очракта гражданинның кайда яшәве, теркәлүе, паспорты һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисы булу-булмавы роль уйнамый. Авыруга ярдәм күрсәтүдән баш тарту федераль законны бозу булып санала. Әгәр сезнең ашыгыч ярдәм чакыруыгызны кабул итмиләр яки ярдәм итүдән баш тарталар икән, үзегез полис алган иминиятләштерү компаниясенә, ә полисы булмаганнар яки Россиянең башка төбәгендә иминиятләштерелгән булсалар, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән урындагы территориаль фонд филиалына бу турыда хәбәр итә алалар.
Сезгә ашыгыч ярдәм күрсәтергә килгән медицина хезмәткәренә медицина полисының номерын, сериясен яки шәхесегезне раслаучы документтагы мәгълүматларны язарга кирәк. Шуңа күрә алар килүгә әлеге документларны алдан әзерләп куегыз.
Авыруның әлеге документлары булмаса да, аңа ашыгыч ярдәм бушлай күрсәтелергә тиеш.
Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта территориаль фондның Алабугадагы филиалына шалтырата аласыз, тел. 8(85557) 37278.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев