Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баласызлыктан интеккән хатын ковид белән авырганнан соң балага узган

40 яшьлек хатын берничә тапкыр ЭКО ясаткан

Башкортстанда яшәүче хатын озак вакытлар буена авырга уза алмый, баласызлыктан дәвалана. Аннары ул коронавирус белән авырый. Терелгәч, бу хатын балага уза. Бу гаҗәеп очрак турында «Комсомолка» сайтына Уфада билгеле вирусолог, БДМУ микробиология һәм вирусология кафедрасы җитәкчесе Марсель Туйгунов сөйләгән.

Коронавирус вакцинасының репродуктив системага йогынты ясау ихтималы турында сөйләшкәндә, Марсель Туйгунов үз тәҗрибәсендәге тарихны искә ала. Аның кырык яшьлек пациенты озак вакытлар буена авырга уза алмыйча интегә. Ул берничә тапкыр ЭКО ясата, ләкин аның нәтиҗәсе булмый.

«Аннары ул коронавирус белән авырый башлый, авыру җиңелчә формада уза. Авырып терелгәч, хатын кабат хәлсезлек тоя, табибка мөрәҗәгать итә. Табиб аның йөкле булуын ачыклый. Баласызлык, аденоидлар — бу иммунологик процесслар. Кеше ковид белән авырый башлагач, иммунитет күзәнәкләре мобильләшеп, инфекция белән көрәшә башлый. Организмның башка органнарындагы иммунологик проблемалар бетә. Бер авыру белән авырган кеше башка авыруыннан арына», — ди Туйгунов..

Чыганак: Интертат 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев