Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Белгеч кышын организмга нинди витаминнар кирәклеген әйтте

Кышын айва ашау әйбәт

Сәламәт тормыш рәвеше һәм туклану буенча белгеч Холли Зокколан кышын иммунитетны ныгыту өчен D, C һәм цинк витаминнары кулланырга кирәклеге турында сөйләгән. Бу хакта “Известия” Express сайты хәбәренә таянып яза.

Белгеч билгеләп үткәнчә, организм D витаминын кояш нурларыннан ала. Әмма кышын кояш сирәк очракларда гына күренеп киткәнлектән, бу витаминны өстәмә рәвештә кайдандыр алырга кирәк. Балык маенда, сыр, йомырка сарысында һәм терлек бавырында бар ул, дип аңлатып үткән белгеч.

Цинк һәм С витаминына килсәк, болары кышын салкын тидерүгә каршы көрәшүгә ярдәм итә. С витамины шулай ук организмның тукымаларын яңарту өчен дә мөһим, дигән Зокколан.

Моңа кадәр Мәскәү өлкәсенең Видное шәһәре үзәк хастаханәсе табибы Тимур Асанов “Известия” хәбәрчесенә кышын организм өчен бигрәк тә кирәкле җимешләрне санап үткән. Аның әйтүенчә, биредә сүз иң элек экзотик җимеш – авокадо турында бара. Бу җимештә аскорбин кислотасы күп. Ул бигрәк тә озак вакыт буе чирдән тернәкләнә алмаучылар һәм бик ябык кешеләр өчен файдалы.

Моннан тыш кышын айва ашау әйбәт. Аның составында В, Е һәм РР витаминнары, шулай ук клетчатка, пектин һәм каротин матдәләре күп. Табиб шулай ук әфлисунны да телгә алып үткән. Монысы Р витамины, аскорбин кислотасы, каротин, кальций һәм җимеш кислоталарына бай. Әфлисун тешләр, сөяк һәм нерв системасын ныгыта, бавырны чистарта һәм ашказаны-эчәкләрнең эшчәнлеген дә яхшырта, дип аңлаткан Асанов.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев