Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Бүген – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, туберкулез авыруы һәр елны җир шарында ике миллионлап кешенең гомерен өзә. Безнең районда да фтизиатрда исәптә торучылар саны кимеми. Әйтик, узган ел 28 кеше исәпкә куелган булса, быел табиблар әлеге диагнозны 6 райондашыбызга куйганнар инде. Ә гомумән алганда, әлеге авыру белән фтизиатрда 52 кеше...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, туберкулез авыруы һәр елны җир шарында ике миллионлап кешенең гомерен өзә. Безнең районда да фтизиатрда исәптә торучылар саны кимеми. Әйтик, узган ел 28 кеше исәпкә куелган булса, быел табиблар әлеге диагнозны 6 райондашыбызга куйганнар инде. Ә гомумән алганда, әлеге авыру белән фтизиатрда 52 кеше исәптә тора.

Бу йогышлы авырудан үзеңне ничек сакларга соң? Иң беренчесе һәм әһәмиятлесе - сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү. Язын-көзен поливитаминнар эчү, санаторийларда дәвалану да бик файдалы. Кечкенә вакытта балага БЦЖ вакцинасын куйдыру бик мөһим. Мәктәп укучыларына Манту ясатуга да җитди карарга кирәк. Тагын бер мөһим чара - 15 яше тулганнарга ел саен флюорография узу. Флюорография - диспансерлаштыруның да мөһим өлеше. Аңа туберкулездан саклану чарасы итеп тә карарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев