Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Борыннан кан агуны ничек итеп туктату катгый тыела?

Борыннан кан акса, кешеләр еш кына башын артка ташлый

Табиб-фельдшер Никки Юркуц борыннан кан агуны туктатканда киң таралган хата турында искәрткән. Бу турыда РИА Новости яза.

Белгеч сүзләренчә, борыннан кан акса, кешеләр еш кына башын артка ташлый. Ысул нәтиҗәле булып күренсә дә, бу алай түгел.

«Без башны артка ташлагач, кан бугазның арткы өлеше буйлап ашказанына яки үпкәләргә китүе ихтимал. Косу барлыкка килергә мөмкин. Кан сулыш юлларын капласа, буылу куркынычы да бар», – ди Юркуц.

Эксперт борыннан кан агуны туктату өчен киңәш биргән. Туры утырыгыз, башны бераз алга авыштырыгыз, кимендә 10 минут дәвамында зур һәм имән бармак белән борын яфракларының йомшак өлешенә баскалагыз, ди ул.

Кан агу туктагач ук, борынны җылы су белән чайкагыз, моны да башны алга таба иеп эшләгез. Берникадәр вакыт физик авырлык китермәгез, сеңгерергә кирәк булса, сак кына эшләгез, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев