Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Бушлай диспансерлаштыру дәвам итә

Быел Татарстанда гражданнарны диспансерлаштыру тәртибе үзгәрде. Ул, кешенең яшенә һәм җенесенә карап, өч елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш: беренче тапкыр 21 яшьтә, ә аннан соң ике елга бер тапкыр. Диспансерлаштыру ике этапта үткәрелә. Беренче этап хроник авыруларның - кан әйләнеше системасы, яман шеш, шикәр диабеты, үпкә авыруларының билгеләрен иртә стадиядә...

Быел Татарстанда гражданнарны диспансерлаштыру тәртибе үзгәрде. Ул, кешенең яшенә һәм җенесенә карап, өч елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш: беренче тапкыр 21 яшьтә, ә аннан соң ике елга бер тапкыр.
Диспансерлаштыру ике этапта үткәрелә. Беренче этап хроник авыруларның - кан әйләнеше системасы, яман шеш, шикәр диабеты, үпкә авыруларының билгеләрен иртә стадиядә ачыклауга юнәлтелгән. Нәкъ менә шушы авырулар кешене инвалидлыкка китерә, еш кына гомерен дә кыскарта. Югары кан басымын, канда югары холестерин һәм шикәрне, симерүне вакытында дәваламасаң, куркыныч авырулар килеп чыгарга мөмкин.
Диспансерлаштыруның икенче этабы өстәмә тикшереп, диагнозны ачыклаудан гыйбарәт. Табиб сезне тирәнтен тикшергәннән соң, профилактик консультация үткәрәчәк.
Диспансерлаштыру барышында сезне төрле белгечләр караячак, төрле лаборатор тикшерүләр үткәрәчәкләр. Сәламәтлегегезнең торышын, кирәк булган очракта дәвалау-сәламәтләндерү чаралары билгеләячәкләр.
Диспансерлаштыру төгәлләнгәч, Сәламәтлек паспорты тапшырыла. Анда тикшерү нәтиҗәләре буенча рекомендацияләр дә языла.
Гражданнар диспансерлаштыруны яшәү урыны буенча узалар. Участок табибы яки регистратура хезмәткәре сезгә диспансерлаштыру узуның тәртибе турында җентекләп аңлатырлар.
Бушлай диспансерлаштыру узуга салкын карамасагыз иде, райондашлар. Аны даими узу сезгә куркыныч авыруларның беренче билгеләрен ачыклап, вакытында дәвалану курсы узарга ярдәм итәр.

Халыкны диспансерлаштыру тулысынча бушлай үткәрелә. Диспансерлаштыру узу өчен үзегез белән паспорт, полис, пенсия страхованиесе таныклыгы алырга онытмагыз. Әгәр быел яки узган ел башка медицина учреждениесендә тикшерү узган булсагыз, табиб биргән документларны алыгыз.
Людмила ДЕРЕЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев