Быел талпаннарның иртә уянуы ихтимал
Узган ел талпан кадалудан 31 боррелиоз һәм 9 вируслы энцефалит очрагы теркәлгән
Бик иртә җылыту һәм кар эрү сәбәпле, март ахыры-апрель башларында ук талпан кадалуның беренче очраклары күзәтелергә мөмкин.
«Роспотребнадзор» ның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, бөҗәкләр һава температурасы 10 градус һәм аннан югары булганда уяна башлый. Быел талпан кадалу очраклары теркәлмәгән әле.
Узган елда Татарстанда 12,8 меңнән күбрәк кеше шул сәбәпле хастаханәләргә мөрәҗәгать иткән. Белгечләр урманга баручыларга профилактика чаралары турында да искә төшергән.
Ял урыннарына тәнне тулысынча каплый торган киемнән барырга, бөҗәкләргә каршы репеллентлардан файдаланырга, һәр ике сәгать саен бөҗәкнең тәнгә кадалу-кадалмавын тикшереп торырга кирәк.
Талпан кадалу ихтималы зур булган урыннарга барганчы, талпан энцефалитына каршы прививка ясату сорала. Вакцина төренә карап, прививка берничә этапта ясала. Уколны сәфәргә кадәр кимендә 2 атна алдан кадатырга кирәк.
Сүз уңаеннан, узган елда талпан кадалудан 31 боррелиоз һәм 9 вируслы энцефалит очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев