Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сез безгә бик тә кирәк

Бүген бик күпләр рәхмәт укый бүген бу табибәгә. 30 елдан артык районыбыз халкы сәламәтлеге сагында торучы ак халат иясе моңа, чыннан да, бик лаек. "Авыруларның күзләрендә өмет чаткылары күрүдән дә олы бәхет юк минем өчен", - ди ул үзе дә. Сүзем - тимер юл узелы хастаханәсенең терапия бүлекчәсе мөдире Ләйсирә...

Бүген бик күпләр рәхмәт укый бүген бу табибәгә. 30 елдан артык районыбыз халкы сәламәтлеге сагында торучы ак халат иясе моңа, чыннан да, бик лаек. "Авыруларның күзләрендә өмет чаткылары күрүдән дә олы бәхет юк минем өчен", - ди ул үзе дә. Сүзем - тимер юл узелы хастаханәсенең терапия бүлекчәсе мөдире Ләйсирә ГАЛЛӘМОВА турында.
Әнә, күптән түгел 55 яшьлек юбилее уңаеннан да бик күп котлаулар кабул иткән ул. "Бай тәҗрибәле табибәнең дәвалау ысуллары гына түгел, игътибарлы карашы, ягымлылыгыгы, киңәшләре савыктыра безне", - диләр Көчек авылыннан Әмин-Миңнур Нәбиуллиннар. "Мин гомерем буе электрик булып эшлим, сәламәтлеген буенча III группада. Әле ярый, безнең кебек авыл кешеләрен бераз "ремонтлап" торырга Ләйсирә Фәизовна бар. Аның кебек акыллы, белемле табиблар бик сирәк", - ди шушы ук авылдан 55 яшьлек Нәзир Гыйниятов. "Аның сабырлыгын күп кенә табибларга үрнәк итеп куяр идем. Би-ик рәхмәтле мин Ләйсирә Фәизовнага", - ди хәзерге вакытта шушы бүлекчәдә дәвалану курсы узучы Валентина Красноперова. "Көн саен обход вакытында һәркайсыбызның хәлен сорый. Сорауларга сабыр гына бик тәфсилләп җавап бирә. Чын табибә ул", - дип кушыла Флүрә Мөбәракшина.
Менә шулай бик күпләрнең олы ихтирамын яулаган табибәнең бу һөнәрне сайлавы очраклы түгел. "Кечкенә вакытларымда ук ак халат кияргә хыялландым. Дус кызларым белән бик еш кына "врач"лы уйный идек. Бераз үсә төшкәч, әниемнең авырып китүе, аңа ничек тә булса ярдәм итәргә тырышуым шушы һөнәрне сайларга этәргәндер дә инде", - ди Ләйсирә Фаизовна. Ижау медицина институтының дәвалау факультетында белем алганда ук 2нче шәһәр хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли ул. Ә институтны тәмамлагач, 1982 елда район үзәк хастаханәсенә участок терапевты булып эшкә кайта. 4 ай эшләгәннән соң, аңа терапия бүлеген җитәкләүне йөклиләр. "Бик тә тәҗрибәле табибә Венера Мәхмүтовна урынына билгеләделәр мине. Шуңа күрә һич тә сынатырга ярамый иде", - ди табибә. Үзен тулысы белән хезмәтенә багышлаган яшь табибә тиз арада коллективта ихтирам яулый. "Мин хастаханәгә эшкә килгәндә, бүлекчә мөдире булып эшли иде инде ул. Хастаханә иске бинада урнашкан иде әле. Ләйсирә Фәизовна хастаханәдә дә, поликлиникада да эшләргә өлгерде. Авыр хәлдәге сырхауларга ярдәм күрсәтүне нәкъ менә аңа ышанып тапшырдылар. Аның тирән белеменә, тәвәккәллегенә һәрчак соклана идем. Мин бервакытта аның төшенкелеккә бирелгәнен хәтерләмим. Шәфкать ияләренә хас булырга тиешле шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелекне дә өеп бигән аңа Ходай", - ди район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Әлфия Хөснетдинова. "Аның кебек кешелекле табиб башка юктыр. Ул безнең өчен остаз да, әни дә булды. Нинди генә авыр вакытларда да мин аның тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Үз сүзен тыныч кына, әмма бик үтемле итеп әйтә белә иде ул. Әле хәзер дә башкаларга бик еш үрнәк итеп куям мин остазымны. Телефоннан шалтыратып киңәшләшкән чакларым да бик күп. Аның "вакытым юк" дигәнен хәтерләмим. Без Ләйсирә Фәизовна белән бергә эшләгән елларны бик тә сагынабыз", - ди терапия бүлекчәсе өлкән шәфкать туташы Әлфия Мөстәхимова.
Хастаханәдә көнне төнгә ялгап эшләве өстенә, белемен камилләштерергә дә вакыт таба табибә - Ижау медицина институты каршында эчке авырулар һәм кардиология буенча ординатура тәмамлый. "Хәзер үзем дә аптырыйм: кичке 10нарга кадәр эштә булырга, аннан кайткач, имтиханнарга әзерләнергә туры килә иде. Моның өстенә, төнге дежурстволар.... Кызым Ландышны да тәрбиялисе бар. Шулай да гомеремнең иң нәтиҗәле еллары булган икән ул", - ди терапия бүлекчәсен 26 ел җитәкләгән Ләйсирә Фәизовна.
Менә инде 4 елдан артык тимер юл узелы хастаханәсендә эшли ул, бүгенге көндә биредә дә терапия бүлекчәсе мөдире. "Аның кулы астында эшләвебезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Беренчедән, ул үз-үзенә таләпчән, бездән дә таләп итә белә. Икенчедән, бик гади. Без аңа эш турында гына түгел, дөнья мәшәкатьләренә кагылышлы сораулар белән дә еш мөрәҗәгать итәбез. Бер гаиләдәй дус-тату эшләвебездә аның роле бик зур", - ди бүлекчәнең өлкән шәфкать туташы Марал Сейтмурадова. "Эшләр өчен барлык шартлар тудырылган: кирәкле медицина җиһазларына да, даруларга да бернинди кытлык юк. Ижау тимер юл узелы хастаханәсе баш табибы Николай Родин эшебез белән һәрчак кызыксынып, ярдәм итеп тора", - ди табибә үзе.
Нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавына сөенеп бетә алмый ул бүген. Ә аны якыннан белүчеләр башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйдыр, мөгаен. Гомере буе кешелеклелек орлыкларын чәчеп яшәгән табибәгә инде татлы җимешләрен җыярга да вакыттыр. Ә җимешләр, чыннан да, җыеп кына бетерердәй түгел: алар арасында бер бөртек кызы Ландышның әнисенә чиксез яратуы да, әниседәй якын күрүче сеңлесе Лилиянең олы рәхмәте дә, һәм, әлбәттә, савыгырга ярдәм иткән йөзләгән авыруларның ихтирамы да бар. Аларның һәркайсы бүген беравыздан:"Сез безгә бик тә кирәк" диләр. Халатының ак төсенә күңел пакьлеген дә кушкан чын табибә хезмәтенә шушыннан да югары бәя булуы мөмкинме соң?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев