Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Халкым үз саулыгын кайгыртса иде

Әңгәмәдәш - район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Людмила ДЕРЕЕВА - Людмила Федоровна, борынгыдан килгән гадәт буенча, әңгәмәбезне хәл-әхвәл сорашудан башлыйк әле. Райондагы 30 мең халыкка медицина хезмәте күрсәтүче поликлиника хуҗабикәсенең эш көне ничек башлана һәм ничек тәмамлана? - Минем эш көнен хәтта бер-ике көнгә дә алдан фаразлап...


Әңгәмәдәш - район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Людмила ДЕРЕЕВА

- Людмила Федоровна, борынгыдан килгән гадәт буенча, әңгәмәбезне хәл-әхвәл сорашудан башлыйк әле. Райондагы 30 мең халыкка медицина хезмәте күрсәтүче поликлиника хуҗабикәсенең эш көне ничек башлана һәм ничек тәмамлана?
- Минем эш көнен хәтта бер-ике көнгә дә алдан фаразлап булмый кайчакта. Чөнки көн саен диярлек көтелмәгән хәлләр, ашыгыч төстә хәл итүне таләп итә торган проблемалар чыгып кына тора. Мин бүген эшләнергә тиешле эшне иртәгәгә калдырырга яратмыйм. Эш сәгате белән исәпләшеп сигездә килеп, кичен биштә кабинетымны бикләп киткәнем юк. Кирәк икән, ял көннәрендә дә эшкә киләм. Поликлиника табибларыннан да шуны таләп итәм. Безнең докторлар соңгы пациентка кадәр эшлиләр. Диспансеризация вакытында без - шимбә көннәрендә дә эштә. Поликлиника - минем икенче туган йортым инде ул.
- Кайбер җитәкчеләрдән мин өй бусагасын атлап кергәч, эш турында онытам дигәнне ишеткән бар. Ә Сез ничек?
- Бәлки шулай кирәктер дә. Ләкин мин алай булдыра алмыйм. Эштәге проблемалар еш кына өйгә ияреп кайта. Мин аларны гаиләмдәгеләргә сиздермәскә тырышсам да, күңелемә һич тынгы бирми. Эчтән генә уйланам, проблеманы чишү юлларын эзлим, телефоннан коллегаларым белән киңәшеп алам. Еш кына төшкә дә керә поликлиника тормышы.
- Әйе, гомере буе фәкать бер хезмәт коллективы эчендә кайнаучы доктор, 128 хезмәткәрне берләштергән зур коллективның җитәкчесе буларак шулай булмый мөмкин дә түгелдер. Сезнең кебекләр турында тумыштан табиб диләр. Доктор булу балачак хыялыгыз идеме?
- Әнием Раиса Мостафина йогышлы авырулар бүлегендә шәфкать туташы булып эшләде. Әлеге бүлек белән Роза Фәррахова җитәкчелек итә иде һәм минем бик тә аның кебек табибә буласым килде. Минем өчен дөньяда башка һөнәр юктыр кебек иде. 74нче мәктәпне тәмамлау белән Ижау медицина институты студенты булу бәхете елмайды. Студент чакта ук хыялым туган Әгерҗемә кайтып хезмәт итү иде.
- Бу хыялыгызның тормышка ашуына да быел утыз ел булган инде. Участок терапевты булып эшли башлаган елларда яшь табибәнең беренче остазлары кемнәр булды?
- Мине бик күп нәрсәгә өйрәткән, әлегәчә аралашып яшәүче өлкән дусларым-остазларым Эльза Ижбулдинага, Рәфикъ Шакировка, мәрхүмә Августа Индриковага мин бүген дә рәхмәтле.
- Алардагы нинди сыйфатларны үзегезгә үрнәк итеп алдыгыз һәм бүгенге яшь докторларга да киңәш итәр идегез?
- Иң әүвәл - эшеңне ихлас ярату, һәр авыруны ихтирам итү, дөрес карар кабул итеп җаваплылыкны үз өстеңә алу, җылы сүз белән дә дәвалый белү, үз-үзеңә һәм башкаларга таләпчән булу. Остазларымда боларның барысы да бар иде.
- Сезнең өчен бу ел шатлыклы мәшәкатьләргә бай булды. Үзгәртеп төзекләндерелгән бинага күчтегез. Халык өчен биредә уңайлыклар, хезмәт күрсәтү төрләре арттымы?
- Соңгы елларда поликлиниканың заманча медицина җиһазлары белән тулылануына сөенеп туялмыйм. Элек без йөрәккә һәм кан тамырларынаУЗИ тикшерүенә Ижауга җибәрә идек. Хәзер аны үзебездә узарга мөмкин. Ренгент, флюорограф, маммогроф - барысы да поликликада бар хәзер. Табибка кергәнче кайбер тикшерүләр уза торган профилактика кабинеты ачтык. Дүрт акушер-гинеколог эшли. Балаларны тикшерә торган гинеколог, уролог, психиатрыбыз бар. Поликлиниканың яшь табиблар белән тулылануы авыруларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә дип саныйм. Өйдәге компьютердан кирәкле табибка язылу мөмкинлеге туу чиратларны киметергә ярдәм итте. Баш табибыбыз Андрей Шубин - һәр эштә төп ярдәмчебез, киңәшчебез. Коллективыбыз бик дус, бердәм, аңлашып, киңәшләшеп эшлибез. Хезмәт юлымда гел яхшы коллегалар, остазлар очравы - үзе бер бәхет бит ул.
- Сезнең өчен бәхет нәрсә ул?
- Һәр иртәне ашкынып барырдай яраткан эшем, кичен мине көтеп торучы якын кешеләрем булган гаиләмә кайту, 32 ел буена мине һәрчак аңлаучы ирем Сергей, әнием дип өзелеп торучы ике улым һәм яраткан оныгым Артем булу бәхет түгелмени? Һәр хатын-кызга шул бәхетне телим.
- Әңгәмәбез ахырында бер шатлыклы серне ачыйк инде газета укучыларыбызга. Менә Сез дә ике бишле куярдай гомер бәйрәмегезгә килеп җиттегез. Ходай үзегезгә дә сәламәтлек, сабырлык бирсен, бүгенге бәхетегез гомерлек булсын. Ә Сезнең безгә - авыруларга нинди теләкләрегез бар?
- Халык шуны аңласын: үз сәламәтлеге турында кайгыртсын, профилактик чараларны вакытында үткәрсен иде. Авыру тәмам азып, табиб ярдәм итә алмастай хәлгә килгәч кенә түгел, беренче билгеләре күренү белән докторга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Людмила Федоровна.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев