Әниләрнең әнисе
"Кечкенә чагымда иң зур хыялым - сабый дөньяга килгәнне күрү иде. Хыялым тормышка ашты. Шушы еллар эчендә ничәмә-ничә сабыйның беренче авазын ишетеп сөендем икән?!" - ди район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча акушер-гинекологы Лариса БЕЛОВА. Хыялдан - чынбарлыкка Кызның бу хыялы буш урында гына тумый. - Кечкенә чагымда безгә еш кына...
"Кечкенә чагымда иң зур хыялым - сабый дөньяга килгәнне күрү иде. Хыялым тормышка ашты. Шушы еллар эчендә ничәмә-ничә сабыйның беренче авазын ишетеп сөендем икән?!" - ди район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча акушер-гинекологы Лариса БЕЛОВА.
Хыялдан - чынбарлыкка
Кызның бу хыялы буш урында гына тумый.
- Кечкенә чагымда безгә еш кына кунакка гаиләбезнең бик якын дусты, хөрмәтле акушер-гинеколог Инна Дорошенко килә иде. Бу ханымдагы затлылык, нәзакәтлелекне, аның тышкы кыяфәтен һәрчак сокланып күзәтеп "их, мин дә шундый табиб булсам иде" дип хыяллана идем, - дип искә ала Лариса Юрьевна. Сүз уңаеннан: Инна Михайловнага булган тирән хөрмәте еллар узгач та кимеми һәм аңа ихтирам йөзеннән кызларына да Инна исеме кушалар Беловлар.
Кызның нәкъ менә шушы хыял белән януының тагын бер төп сәбәбе - гомерен акушерлык хезмәтенә багышлаган әнисе Юлия Барекованың эшен дәвам итү булгандыр, мөгаен.
- Мин кызыбызга бу эшнең никадәр катлаулы, җаваплы булуын аңлатып, хыялыннан кире кайтарырга күпме генә тырышсам да, булдыра алмадым. Ә хәзер нәкъ шушы юлдан киткәненә сөенеп туялмыйм: әнә, нинди зур ихтирамга ия табибә бит кызыбыз бүген, - ди 35 ел акушерлык стажы туплап 62 яшендә генә лаеклы ялга киткән, инде ... яшенә килеп җиткән Юлия Андреевна.
Кечкенәдән хыялланган белгечлекне Ижау медицина институтында ала Лариса. Югары уку йорты булачак ире Андрей белән дә таныштыра аны. Алтынчы курс ахырында өйләнешеп, интернатураны Казанның тимер юл хастаханәсендә бергә узалар яшь белгечләр. Аннан Ларисаның туган шәһәренә - Әгерҗегә кайтып тимер юл узелы хастаханәсенә эшкә урнашалар. Менә шулай, хастаханәнең ул чактагы мөдире Петр Ионов хәер-фатихасы белән башланып киткән хезмәт юллары 32 елга җиткән инде. Бүген ире Андрей Юрьевич - тимер юл хастаханәсендә бай тәҗрибәле ЛОР-табиб, Лариса Юрьевнаның ышанычлы терәге дә, фикердәше дә.
- Андрей эшемнең никадәр җаваплы, тынгысыз булуын яхшы аңлый. Әгәр төнлә ашыгыч операцияләргә чакыртып алсалар, мин кайтканны керфек тә какмый көтеп тора. Кайчак бик катлаулы тоелган сорауларга җавапны бергәләп табабыз да күңелгә рәхәт булып китә. Эшемдә дә, тормышымда да олы терәгем булган иремә бик тә рәхмәтле мин, - ди Лариса Юрьевна.
Бер гаиләдәй
Гомуми стажы 30 елдан артып киткән, шуның 25 елында акушерлык-гинекология бүлеген җитәкләгән табибә хезмәт юлында очраган бик күпләргә рәхмәтле бүген.
- Иң беренче остазым Асия Ковальчук булды. Мин эшкә урнашканда акушерлык-гинекология бүлеге белән нәкъ ул җитәкчелек итә иде. Шул чорларда бергә эшләгән Люция Халиковага, әниемә, мәрхүмә Таисия Казанкина, Хәлимә Гаязова, Нәсимә Борисовага да рәхмәтем зур. Миннән соң эшкә килгән акушер-гинекологлар Людмила Ардашева, Галина Сухова белән әле дә киңәшләшеп, бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез, - ди Лариса ханым.
Болай диюе юкка гына түгел: 2007 елдан бирле поликлиникада эшли ул. Тик тәҗрибәле табибәне хастаханәнең акушерлык-гинекология бүлегенә дә бик еш чакыртып алалар.
- Тимер юл узелы хастаханәсендә үк бергә эшли башлаган акушерлар Лилия Фәйзуллина, Тәнзилә Сөләйманова, Зиния Мифтахова, Лариса Ельцова белән эшләве бик рәхәт: алар - барысы да бик белемле, үз һөнәрләренең осталары. Гомумән, әлеге бүлек хезмәткәрләре белән бер гаиләдәй без: борчуларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак, - ди Лариса Юрьевна.
Хатын-кыз үзен борчыган проблема белән, иң беренче чиратта, поликлиникага мөрәҗәгать итә.
- Мин Лариса Юрьевна белән өч ел эшлим. Шушы вакыт эчендә безгә күпме хатын-кыз мөрәҗәгать итте икән?! Лариса Юрьевна һәркемгә бик игътибарлы, кешелекле, һәр хатын-кыз турында аналарча кайгырта, һәр пациет өчен борчыла, - ди аның уң кулы - акушер Гөлсәрия Садыйкова.
Сез безгә кирәк
- Һәр бала көтеп алынган булсын, яшьләр теләмәгән йөклелектән саклансын, хатын-кызлар безгә профилактик күзәтү узар өчен ешрак мөрәҗәгать итсен иде, - дип тели Лариса Юрьевна. Ул - йөклелеген өзүче хатын-кызларга да каршы. "Шушы еллар эчендә берничә генә аборт ясарга туры килде. Анысы да - хатын-кызның гомерен саклап калу ниятеннән генә", - ди ул.
Менә шулай, үзе әйтмешли, "акушерлык китабында язылганнарның барысын үз йөрәге аша кичереп" 55 яшенә дә килеп җиткән ул. "Яраткан эшемне дәвам итәсе иде әле", - ди юбиляр. Ходай үзенә һәм якыннарына сәламәтлек биреп, әле тагын күп еллар яшь әниләр, хатын-кызларның сәламәтлеге сагында торырга язсын иде әле әниләр әнисенә. Бу - аны чиксез яратучы якыннарының да, хөрмәт итүче пациентларының да, хезмәттәшләренең дә изге теләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев