Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Гемоглобинны күтәрәбез (4 ысул)

Саклап куегыз

— Бер үк күләмдә яңа сыгылган кара торма, кишер, кызыл чөгендер, гранат соклары алып, барысын бергә болгатыгыз. Банкага бушатып, өстен каплап, 3 сәгать җылы духовкада төнәтегез дә, суынгач, сөзегез. Сыеклыкны өсте ябылган савытта суыткычка куеп сакларга кирәк. Аны 2–3 ай дәвамында көнгә 3 мәртәбә ашарга ярты сәгать кала 2–3 аш кашыгы эчәләр.

— Мондый төнәтмә дә әзерли аласыз: 1әр аш кашыгы вакланган миләш һәм гөлҗимешкә ике стакан кайнар су агызалар. Шуны сүрән утта 5 минут кайнаталар. Савытны калын сөлге белән төреп, бер тәүлек тоткач, сөзәләр. Аз гына бал салырга була. Төнәтмәне көнгә 3–4 мәртәбә ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.

— Өчәр йөз грамм күрәгә, йөзем, караҗимеш, инҗирне, кабыклы ике лимонны (төшләрен алырга) иттарткыч аша чыгаралар да, тәменә карап, бал салалар һәм барысын бергә яхшылап болгаталар. Катнашманы пыяла банкада суыткычта саклыйлар. Көнгә 3–4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.

— 250 грамм башлы суганны ваклап турап, шуңа 200 грамм шикәр комы, ярты литр су салып, сүрән утта 2 сәгать тоталар, шуңа 2 аш кашыгы бал салып болгаталар. 1 ай дәвамында көнгә 2 тапкыр ашаганнан соң 1 аш кашыгы эчәләр.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: freepik.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев