Әгерҗе медицина хезмәткәрләре быел да призлы урында
Мамадышта "Сәламәтлек-2016" республика Спартакидасы кысаларында зона спорт ярышлары узды. Бәйгедә район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре дә катнашты һәм III урынга лаек булды. - Без әлеге ярышларда унбиш еллап катнашабыз инде. Призлы урынсыз кайтканыбыз юк. Быел Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе данын 30дан артык хезмәткәребез яклады, аларның һәркайсына рәхмәт, - ди баш...
Мамадышта "Сәламәтлек-2016" республика Спартакидасы кысаларында зона спорт ярышлары узды. Бәйгедә район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре дә катнашты һәм III урынга лаек булды.
- Без әлеге ярышларда унбиш еллап катнашабыз инде. Призлы урынсыз кайтканыбыз юк. Быел Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе данын 30дан артык хезмәткәребез яклады, аларның һәркайсына рәхмәт, - ди баш табибның поликлиника буенча урынбасары Эдуард Овчинников.
Әгерҗе медикларының көндәшләре - Мамадыш, Тукай, Менделеев, Теләче районнарыннан җыелган коллегалары.
- Ярышлар узган "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы стадионы 400ләп спорт сөюче һәм аларның җанатарлары авазларыннан гөрләп торды. Ярышлар бик киеренке барды, әмма безнең ир-егетләр дә, хатын-кызлар да сынатмады: күп кенә ярышларда безнекеләр пьедесталга күтәрелделәр, - дип дәвам итә Эдуард Вильевич.
Ир-егетләр волейбол, аркан тартуда - I, бадминтонда II урынга, хатын-кызлар бадминтон, аркан тарту буенча - II, өстәл теннисы, эстафетада III урыннарга лаек булганнар.
Июнь башында Казанда республикакүләм Спартакиада узачак. Зонаның җыелма командасы составында районыбызның ак халатлы шәфкать ияләре дә бар. Аларга уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев