Әгерҗе районында дөнья куючыларның унөч проценты - туберкулездан
Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы туберкулезны XXI гасырның глобаль проблемасы дип атады. Туберкулездан дөнья куючылар саны онкология, диабет, ВИЧ-инфекция һәм юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучылардан да күбрәк икән. Безнең районда үлүчеләрнең 13,6%ы да - туберкулездан. Район хакимиятендә бу темага уздырылган киңәшмәдә әнә шундый сан аталды. Әлеге авыру, аның билгеләре, кисәтү чаралары турында...
Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы туберкулезны XXI гасырның глобаль проблемасы дип атады. Туберкулездан дөнья куючылар саны онкология, диабет, ВИЧ-инфекция һәм юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучылардан да күбрәк икән.
Безнең районда үлүчеләрнең 13,6%ы да - туберкулездан. Район хакимиятендә бу темага уздырылган киңәшмәдә әнә шундый сан аталды. Әлеге авыру, аның билгеләре, кисәтү чаралары турында тәфсилләп сөйләвен үтенеп, үзәк район хастаханәсе фтизиатры Хәйдәр САБИРОВка мөрәҗәгать иттек.
- Хәйдәр Шәкурович, күпләрдә "туберкулез үпкәдә генә була" дигән фикер яши...
- Туберкулез кешелеккә бик борынгыдан билгеле. Чыннан да, күпләр туберкулез үпкәдә генә була дип уйлыйлар. Әмма бу чир сөякләрдә, буыннарда, тиредә, бөердә, бавырда, күздә, җенси органнарда, бер сүз белән әйткәндә, бөтен органнарда да булырга мөмкин. Бала таба алмаучыларның 25%ы - җенси органнарында туберкулез авырулы кешеләр.
- Туберкулез авыруының билгеләре һәрвакытта да ачык сизеләме?
- Бөтен хикмәт тә шунда: ул чир иммунинеты көчле кешеләрдә бик озак вакыт үзен сиздермәскә мөмкин. Шуңа күрә 15 яше тулган һәркем елга бер тапкыр флюорография үтәргә тиеш. Шул вакытта гына туберкулезны башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкин.
- Барлык кешеләргә дә елга бер тапкыр гына үтү мәҗбүриме?
- Азык-төлек белән эшләүчеләр, бала тудыру йорты хезмәткәрләре, фтизиатрлар, психик авырулар, үпкәдә һәм канда хроник авырулары булганнар, СПИД чирлеләр һәм еш авыручылар, туберкулез белән авырганнарның гаилә әгъзалары флюорографияне елга ике тапкыр үтәләр.
- Дәвалау чаралары нидән гыйбарәт?
- Туберкулезны башлангыч чорында ачыклаган очракта, авыруны шунда ук исәпкә алабыз. Казандагы табиблар комиссиясе үзәгендә тикшеренгәннән соң чире расланса, дәвалау чарасына керешәбез. Ныклап авыручыларны хастаханәгә дәваланырга җибәрәбез. Яңа башланган чирне өйдә яшәп, дарулар эчеп дәвалау курсы үтәргә була. Авылларда ФАП хезмәткәрләре, шәһәрдә участок терапевтлары аша аларны контрольдә тотабыз. Һәрбер авыруга аерым карта ачыла.
- Яшь ягыннан караганда, бу авыруга кемнәр ешрак дучар була?
- Ир-егетләр арасында яшьләр һәм урта яшьтәгеләр, хатын-кызлар арасында өлкән яшьтәгеләр күбрәк авырый.
- Безнең район буенча саннарга күз салып алыйк әле.
- 2016 елда 30 кеше бу авыру белән исәптә торды. Шуларның 11е дәвалау курсын уңышлы үттеләр. Туберкулезны башлангыч чорында ачыкламаганлыктан яки дәвалау курсын тулысынча үтмәгәнлектән, икесе чирен җиңә алмады. Тагын өч авыру башка чирләрдән вафат булды. Калганнары дәвалануларын дәвам итәләр. Ә быел 53 кеше исәптә тора. Шуларның 15ендә авыруны яңа гына ачыкладык. Ике кеше вафат булды. Кабатлап әйтәм, туберкулезны башлангыч чорда ачыклау өчен флюорография үтәргә кирәк. Ул вакытта аны җиңү тизрәк. Ә флюорографияне ике елдан артык үтмәгәннәрдә туберкулез берничә тапкырга күбрәк ачыклана һәм ул башка органнарга да зыян салып өлгергән була. Димәк, дәвалау да катлаулана.
- Сезнең эштә төп авырлык нинди?
- Бала туып 3-7 көн үткәч туберкулезга каршы прививка ясалырга тиеш. Әмма аңа кайбер ата-ана ризалыгын бирми. Бу бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, хәтта үлем очраклары да булды. Монысы - беренче авырлык. Районда риэлторлар аша килеп урнашкан һәм бик аек булмаган тормыш рәвеше алып баручыларны флюорография үтү өчен китерү бик кыен. Бу - икенчесе. Өченчесе: эшмәкәрләр кешеләрне эшкә алганда медицина күзәтүе узу турында белешмә сорамыйлар. Һичьюгы, флюорография үтүне таләп итәргә кирәк.
- Дәвалау курсын тулысынча үтмәүчеләр буламы?
- Әйе, андый очраклар еш очрый. Дару эчә башлап туберкулез таякчыклары кимегәч, терелгәндәй булалар да бу авыру турында оныталар. Аннан авыру хроник формага күчә. Ә моның нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин.
- Флюорография үпкә туберкулезын гына ачыклыймы?
- Үпкәдәге башка авырулар - онкология, йөрәк-кан тамырлары авыруларын да ачыклый.
- Безнең районда флюорография кабинетлары кайларда бар?
- Район һәм тимерьюлчылар поликлиникаларында, Красный Бор участок хастаханәсендә. Флюорография үтү бушлай. Аны үтү өчен алдан язылырга да кирәкми. Флюорография аппаратларыбыз заманча. Күп районнарда андый аппаратлар юк әле. Җитәкчеләр үз оешмаларында эшләүчеләрне бергә җыеп алып килгән очракта алдан сөйләшеп эш вакытын бераз үзгәртергә яки шимбә көнне дә халыкны кабул итәргә мөмкиннәр. Шуны онытмагыз: сезнең сәламәтлек, иң беренче чиратта, үзегезнең кулда. Үзегезнең, якыннарыгызның, әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге дә гап-гади флюорография үтмәүдән катлауланырга мөмкин икәнлеген һәрчак истә тотсагыз иде.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев