Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗе районында гриппка каршы вакцинация дәвам итә

Быелгы сезонда 2009 елдагы дуңгыз гриппы тагын кабатланырга мөмкин, диләр белгечләр. Исеме дә ямьсез, чире дә куркыныч булган гриппны икенче төрле А (Н1N1) дип атап йөртәләр. - 2009 елда әлеге авырудан өзлегүләр, республикада хәтта үлем очраклары да булды. Үлүчеләрнең прививка куйдырмаулары мәгълүм, - ди район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге...

Быелгы сезонда 2009 елдагы дуңгыз гриппы тагын кабатланырга мөмкин, диләр белгечләр.

Исеме дә ямьсез, чире дә куркыныч булган гриппны икенче төрле А (Н1N1) дип атап йөртәләр.

- 2009 елда әлеге авырудан өзлегүләр, республикада хәтта үлем очраклары да булды. Үлүчеләрнең прививка куйдырмаулары мәгълүм, - ди район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Лилия Хөсәенова.

Шуңа күрә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә быел иртә вакцинация игълан ителде.

- Вакциналарның беренче партиясе август уртасында ук кайтты. Хәзер прививка ясату өчен иң кулай вакыт. Чөнки иммунитет барлыкка килсен өчен бер-ике атна вакыт кирәк. Ә иммунитеты түбән кешеләрдә авыруга каршы тору сәләте 1-1,5 ай узгач кына барлыкка килә, - ди Лилия Мәсгутовна.

Безнең районга да өч төрле вакцина кайткан. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм зурларга тәгаенләнгән "Совигрипп" һәм мәктәп яшендәге балаларга куелучы "Ультрикс" вакциналары составында быел актуаль булган А (Н1N1), А (Н3N2), В штаммы вируслары бар.

- Прививка, иң беренче чиратт,а медицина, мәгариф, транспорт хезмәткәрләренә, сәүдә һәм халыкка хезмәт күрәтүче башка өлкәләрдә эшләүчеләргә, 60 яшьне узган өлкәннәргә куела. Шулай ук армия сафларына чакырылучылар һәм йөкле ханымнар өчен аерым план бар. Гомумән, теләге булган һәркем прививка куйдырта ала, - ди Лилия Хөсәенова.

Бу көннәрдә прививка куючы бригадалар мәктәпләргә, оешма-предприятиеләргә чыгалар. Шулай ук зурлар һәм балалар поликлиникаларына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

- Авылларда яшәүчеләр прививканы үзләренең фельдшерлык-акушерлык пунктларында куйдырта алалар. Красный бор участок хастаханәсендә, амбулаторияләрдә дә әлеге эш оештырылган, - ди табибә.

PS.

Күптән түгел ТР Хөкүмәте йортында журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә дә грипп сезоны турында сөйләделәр.

- ОРВИ, грипп белән авырый башлыйсың икән, ул атна-ун көнгә сузыла. Үтеп киткән кебек тоелса да, өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин. Үпкә ялкынсынган (пневмония) очраклар да аз түгел. Пневмонияне кәгазьне ут төртеп яндыру белән чагыштырып булыр иде. Пыскып янып киткәч, аны тиз генә сүндереп булмый. Сүнгән очракта да кәгазь бозыла. Үпкә дә нәкъ менә шулай зыян күрә. Ә прививка ясаткан кеше авырып китсә дә, чирне җиңелрәк үткәрә, - диде брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев