Әгерҗе районына килгән күчмә мобиль поликлиника Кадыбаш авылында эшли
Ул биредә 26 мартка кадәр халыкны кабул итәчәк
Чаллыдагы 5нче хастаханәнең тәҗрибәле ак халатлы шәфкать ияләренә күренгәнче иң башта Кадыбаш амбулаториясе табибыннан юллама алырга кирәк.
Заманча диагностика, лаборатор җайланмалар белән җиһазландырылган поликлиникада график нигезендә терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог, эндокринолог, ревматолог кабул итә, УЗИ да узарга мөмкин. Көн саен 60ка якын кешегә медицина тикшерүе узу мөмкинлеге тудырылган.
Моңа кадәр Чаллы табиблары Тирсәдә эшләделәр. Биредә 406 кеше медицина тикшерүе уздырылган.
Күчмә поликлиника безнең районда 14 майга кадәр була.
Исәнбайда – 29 марттан 9 апрельгә кадәр;
Красный борда – 12-30 апрельдә;
Кичкетаңда 3-14 майда эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев