Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗе туберкулез белән авыручылар күп булган районнар исәбенә керде

Бүген шәһәрдә профилактик чара узды

Татарстанның 12 районында туберкулез белән авыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. 

«Республиканың 12 территориясендә туберкулез белән авыру уртача республика күрсәткеченнән артып китә. Бу Биектау, Әгерҗе, Апас, Бөгелмә, Буа, Баулы, Теләче, Чүпрәле, Яшел Үзән, Чирмешән, Әлмәт һәм Югары Ослан районнары», - дип белдерде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова.

Республикада авыручылар саны 100 мең кешегә 24,8 гә тигез. 61% очракта туберкулезны флюорография үткәргәндә ачыклаганнар. Авыруның башка очракларын пациентларның медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә табалар.

Үзәк хастаханәдә хәбәр итүләренчә, Әгерҗе районында 2021 ел башыннан бирле ике кешедә туберкулез авыруы ачыкланган. Үткән елдагы бу күрсәткеч 12гә тигез. Барлыгы учетта 20 авыру тора.

Шуңа бәйле рәвештә, бүген Әгерҗе үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре шәһәрдә яшәүчеләргә брошюралар өләшеп, киңәшләр биреп, флюорография үтәргә яки туберкулезны ачыклауга башка тестлар бирергә чакырдылар.

Медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташлары Анна Третьякова һәм Лидия Нуриева халыкка файдалы буклетлар тапшырганда, авыруны соңыннан дәвалауга караганда, алдан ук кисәтергә кирәк, дип ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев