Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Әгерҗедә офтальмолог кабинеты ачылды

"Әгерҗедә түләүле офтальмолог кабинеты эшли башлаган дип ишеткән идем. Кайда урнашкан, ничек эшли икән ул?" М.Сәфәров. Әгерҗе шәһәре. Табиб-офтальмолог кабинеты Гоголь урамы, 10нчы йортта (прокуратура бинасы белән рәттән) урнашкан. - Без пациентларга күз һәм күз авырулары белән бәйле кичектергесез ярдәм күрсәтергә, консультация бирергә, диагностика һәм дәвалау уздырырга планлаштырабыз, - ди...

"Әгерҗедә түләүле офтальмолог кабинеты эшли башлаган дип ишеткән идем. Кайда урнашкан, ничек эшли икән ул?"

М.Сәфәров.

Әгерҗе шәһәре.

Табиб-офтальмолог кабинеты Гоголь урамы, 10нчы йортта (прокуратура бинасы белән рәттән) урнашкан.

- Без пациентларга күз һәм күз авырулары белән бәйле кичектергесез ярдәм күрсәтергә, консультация бирергә, диагностика һәм дәвалау уздырырга планлаштырабыз, - ди табиб-офтальмолог Азалия Шәйхетдинова.

Моның өчен кабинетта барлык төр заманча җиһазлар булдырылган.

- Алга таба тикшеренү узу өчен Ижау, Чаллы клиникаларына юллаячакбыз, - ди табиб.

Киләчәктә укучыларның күз күремен яхшырту буенча профилактик эш алып барырга да планлаштыралар.

- Укучыларның, балаларның күз күреме начар булу - мине иң борчыган проблемаларның берсе, - ди белгеч.

Әлеге кабинет, якшәмбедән кала, барлык көннәрне дә эшли. Тулырак белешмә алу өчен телефоннар - 89093117613, 89048317745.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев