Әгерҗелеләр диспансеризация узарга ашыкмый
Саулыкның иң зур байлык икәнлеген һәркайсыбыз яхшы белә, тик кайберәүләр даими тикшертеп торырга кирәклеген генә оныта. Быел диспансеризация узарга тиешле 5613 райондашыбызның әлегә 3585енең генә сәламәтлеген бушлай тикшертү мөмкинлегеннән файдалануы шул хакта сөйли. Диспансеризация узуга авыл халкы аеруча җаваплы карый. Әнә, Кодаш, Иж-Бубый, Шаршады, Яңа Бәзәкә җирлекләрендә диспансеризация йөз процентка...
Саулыкның иң зур байлык икәнлеген һәркайсыбыз яхшы белә, тик кайберәүләр даими тикшертеп торырга кирәклеген генә оныта. Быел диспансеризация узарга тиешле 5613 райондашыбызның әлегә 3585енең генә сәламәтлеген бушлай тикшертү мөмкинлегеннән файдалануы шул хакта сөйли.
Диспансеризация узуга авыл халкы аеруча җаваплы карый. Әнә, Кодаш, Иж-Бубый, Шаршады, Яңа Бәзәкә җирлекләрендә диспансеризация йөз процентка үтәлгән. Район үзәгеннән иң еракта урнашкан Иске Эсләк, Кадыбаш авыллары буенча да үтәлеш - йөз процент. Ә менә Тирсә, Кырынды, Азево, Иске Чекалда, Красный бор, Бима халкы бу мөһим кампаниядә сүлпәнлек күрсәтә. Бима авыл җирлегеннән 173 кеше диспансеризация узарга тиеш булса, 1 сентябрьгә шуларның нибары 77се генә сәламәтлеген тикшерткән. Красный бордан да 161 кешенең тикшеренү узасы бар әле. Шәһәр халкы да пассив - диспансеризация узарга тиешле әгерҗелеләрнең яртысы гына килгән әле.
Диспансеризация 25 декабрьгә кадәр дәвам итә. Хәзер инде бакчаларда да эшләр тәмамланып килә, эссе көннәр дә артта калды. Сәламәтлегегезне дә тикшертеп кайтсагыз, кышны тыныч күңел белән каршы алырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев