Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Яман шеш белән авырый башлаганны күрсәтә торган дүрт билге

Нормаль булмаган үзгәрешләр сизсәгез, озак вакыт бетми торган әйбер күрсәгез, игътибарсыз калдырмагыз

Онкология авыруларын өйрәнә торган Cancer Research UK бәйсез оешмасы яман шешнең иртә билгеләрен күрсәтә торган 4 симптомны атаган. Бу турыда РИА Новости яза.

Дүрт билге:

  • авызда яки телдә озак төзәлми торган җәрәхәтләр яки таплар,
  • бетми торган йөткерү,
  • тән тиресендә озак бетми торган җәрәхәтләр,
  • даими рәвештә сару кайнау.

Әлеге билгеләрнең күбесе яман шеш кебек үк җитди булмаган башка авырулар турында да аңлатуы ихтимал. Әгәр бу онкология булса, аны иртә ачыклау зур әһәмияткә ия булырга мөмкин.

Нормаль булмаган үзгәрешләр сизсәгез, озак вакыт бетми торган әйбер күрсәгез, игътибарсыз калдырмагыз. Табибка мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев