Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Яңа зур эпидемик дулкын башланырга мөмкин

«Омикрон»ның яңа штаммнары көтә

Галимнәр коронавирусның кеше иммунитетына бирешми торган берничә яңа штаммын ачыклаган. Американың Science фәнни журналы язуынча, быелгы көздә һәм кышын берничә шундый штамм коронавирусның яңа зур дулкыны башлануга сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза, дип белдерде Татар-информ.

Берн университетының молекуляр эпидемиология өлкәсендәге белгече Эмма Ходкрофт сүзләренчә, вируста иммун җаваптан тайпылырга ярдәм итә торган үзгәрешләр бара. Әйтик, хәзерге вакытта Һиндстан, Сингапур һәм Европаның кайбер төбәкләрендә BA.2.75.2 варианты тарала, аңа кеше иммунитеты куркыныч түгел. Иммун җаваптан тайпылырга сәләтле башка яңа штаммнар, BQ.1.1 вариантын да кертеп, BA.5 штаммыннан барлыкка килгән. Соңгысы күп кенә илләрдә табылган инде.

Шул ук вакытта, вакцинация һәм ревакцинациянең (шул исәптән омикрон-штаммга каршы да) әһәмияте һаман да зур. Галимнәр чирнең авыр формада узачагын һәм аннан вафат булучыларның артачагын фаразламый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев