Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ике прививканы берьюлы куеп була

Хәзер коронавируска каршы вакцинаны сиптереп тә ясыйлар

Гриппка һәм коронавируска каршы прививканы бер үк вакытта ясатырга була, диләр табиблар. Хәзер коронавируска каршы вакцинаны сиптереп тә ясыйлар.

– Грипптан “Совигрипп” һәм “Ультрикс квадри” вакциналары куела, – ди район үзәк хастаханәсе эпидемиологы ярдәмчесе Ләйсән Сәләхова. – Соңгысы 6 айдан башлап балаларга да тәгаенләнгән.

Коронавирустан ике компонентлы “Гам-ковид-вак” (“Спутник V”) вакцинасын ясатырга була. Аның хәзер борынга тамыза торганы да бар.

– Борын аша йоткылыкка тамызу өчен шприцка кигертелә торган махсус җайланма – атомайзерлар кайтыртылды, – ди Ләйсән Рәис кызы.

Борын эченә тамызыла торган вакцина да ике компоненттан тора: беренчесеннән соң өч атна вакыт узгач, икенчесе ясала. Табиблар фикеренчә, борын эченә тамызыла торган прививка – моннан ярты яки бер ел элек прививка ясаткан яки коронавирус белән авырып савыккан кешеләргә вакцинацияне яңарту өчен иң кулае. Ә беренче тапкыр узучыларга укол кадатырга киңәш ителә.

12-17 яшьлек балаларга тәгаенләнгән “Гам-ковид-вак М” вакцинасының да укол формасындагысы ясала.Прививканы ясату өчен район үзәк хастаханәсе поликлиникасына, Красный бор участок хастаханәсенә, амбулаторияләргә, ФАПларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Аларда иң элек участок табибы яки фельдшер консультациясе уздырыла. Балаларга прививка ясатыр алдыннан педиатр карый.

Башка еллардагы кебек, бу сезонда да вакцинаны коллектив рәвештә куйдыру да гамәлдә булачак. Анысы – медицина хезмәткәрләренең прививканы урынга барып ясавы.

–  Моның өчен поликлиника мөдиренә шалтыратып алдан заявка калдырырга кирәк, – ди Ләйсән Сәләхова. – Алдагы елларда балалар бакчалары, мәктәпләр, район эчке эшләр бүлеге һәм тагын бик күп коллектив хезмәткәрләренә прививка ясатуда нәкъ шушы алым кулланылды. Безгә дә, аларга да уңайлы, – дип йомгаклый эпидемиолог ярдәмчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев