Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Итле шулпа ашауның нинди зыяны бар?

Җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин

Диетолог-консультант Алексей Кабанов, куе ит шулпасында ясалган ашлар организм өчен зыянлы булырга һәм җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин, дип кисәтә. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Алексей Кабанов сүзләренчә, ашларның бөтен төре диярлек ашказаны-эчәклек тракты өчен файдалы. Тик бу исәпкә куе ит шулпасында пешкән ашлар керми. Андый ашларда пуриннар була. Бу матдәләр артык булган чакта бөерләрдә ташлар барлыкка килә, буыннар авырта башлый.

«Икенчедән, итле шулпада туендырылган май кислоталары күп була, алар йөрәк-кан тамырлары авыруларына, диабетка һәм симерүгә китерә», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, итле шулпадагы ашны атнасына 1 тапкыр ашарга була. Ит исә майсызрак, мәсәлән, тавык яки күркә ите булса хәерле, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев