Иж-Бәйкидәге ФАПны кайчан ремонтларлар
Газета укучыларның соравына Әгерҗе район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард ОВЧИННИКОВ җавап бирә
“Иж-Бәйкидәге фельдшерлык-акушерлык пунктын кайчан төзекләндерерләр микән? Кайдадыр ФАПны эшләр кеше булмаганга ябалар. Ә бездә фельдшер да бар. Әмма медпунктта эшләрлек түгел. Бик тузган, җылылык та юк...“
Газета укучыларның соравына Әгерҗе район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард ОВЧИННИКОВ җавап бирә:
– Иж-Бәйкидәге фельдшерлык-акушерлык пункты 1967 елда төзелгән бинада урнашкан. Ул хәзерге вакытта хәрабә хәлендә һәм пациентларны кабул итү өчен санитар нормаларга туры килми. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Иж-Бәйкидәге фельдшерлык-акушерлык пунктын ремонтлауга кагылышлы йөкләмәсен үтәү мәсьәләсе буенча Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе хәбәр итүенчә, Иж-Бәйкидәге ФАПны капиталь төзекләндерү 2024 елдагы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасына кертелгән.
Финанслау күләме – 650230 сум. ФАП мөдире Алия Галиуллина хәзерге вакытта пациентларны кабул итү һәм медицина ярдәме күрсәтү эшен өй шартларында башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев