Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яңа командалар, яңа җиңүләр...

1нче балалар бакчасының "Кызлар", мәдәният идарәсенең "Физкультурачылар", мәгариф идарәсенең "Яшьләр", 27нче училищеның "Талисманнар", район Советы һәм башкарма комитетның "Ну, погоди!", "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасының "Хоть куда!" - менә алар VIII туристик слетта катнашкан командалар. Физкультурачылар көнендә уза торган әлеге слетны августта көннәр бик эссе һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы булу сәбәпле,...

1нче балалар бакчасының "Кызлар", мәдәният идарәсенең "Физкультурачылар", мәгариф идарәсенең "Яшьләр", 27нче училищеның "Талисманнар", район Советы һәм башкарма комитетның "Ну, погоди!", "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасының "Хоть куда!" - менә алар VIII туристик слетта катнашкан командалар.
Физкультурачылар көнендә уза торган әлеге слетны августта көннәр бик эссе һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы булу сәбәпле, сентябрьгә күчергәннәр иде. Атналар буе яуган яңгырдан соң узган шимбәдә матур бәйге буласын сизгәндәй, иртәдән үк ялтырап кояш чыкты. "Имәнлек"кә слетка килүчеләрнең дә кәефләре күтәренке иде. Бәйгеләрдә гаиләләре белән көч сынашырга әзерләнгәннәр дә шактый күренә. Ир-егетләр учак тергезсәләр, гүзәл затлар табын әзерләделәр, эш арасында "Сәламләү" һәм "Җыр" конкурсларында башкарачак җырларын кабатладылар.
Быел командалар "яшәргән". Балалар бакчасы, мәдәният һәм мәгариф идарәләре, агрофирма - слетта беренче тапкыр. Әнә, бакча мөдире Гөлнара Шурманова: "Беренче "карлыгачлар" булсак та сынатырга исәбебез юк. Гаиләләребез белән бергә килдек. Барысы - 30 кеше. Без җыр-биюгә дә оста, спорт буенча да көндәшләребездән калышмабыз дип уйлыйм", - диде. Ә район Советы һәм башкарма комитет, 27нче училище - төрле елларда призлы урыннар алган тәҗрибәле командалар.
"Туристик слет - ул дуслар белән очрашу, хезмәттәшләр һәм гаиләләр белән рәхәтләнеп ял итү, спортта үзеңне күрсәтү өчен уздырыла торган бик файдалы чара. Кәефләрегезнең яхшы булуы да сизелеп тора. Мондый спорт чараларын тагын да күбрәк уздырырга кирәк. "Сәламәтлек көне"н "Тәмәкегә дә, спиртлы эчемлекләргә дә - юк!" девизы астында уздырырга тәкъдим итәм. Ярышларда үзегезне күрсәтегез, һәркайсыгызга матур җиңүләр телим!" - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров.
Слетта елның-елында ветеран спортчыларны хөрмәтлиләр. Быел мондый бәхет күптән түгел 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган ветеран көрәшче, тренер Альфред Сабирҗановка елмайды. Валерий Владимирович: "Мин үзем дә яшь чагында көрәш белән шөгыльләндем. Районда яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләвегез өчен Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм", - дип юбилярга акчалата бүләк тапшырды. Слет флагын күтәрү хокукы да Альфред Муллаяновичка бирелде.

Сәлам, сәлам...
"Сәламләү" конкурсын караганда узган ел слет уздырылмагач әллә командалар ел буе бәйгегә әзерләнгәннәр инде дигән уй килде. Һәр команданың чыгышы бик уңышлы килеп чыкты. Әнә, 27 училище "Сәламләү"не 2013 елгы Универсиадага багышлаган. Команданың исеме дә "Талисманнар" дип атала. Һәр катнашучыга "барсик һәм "юни" төшерелгән футболкалар алганнар. "Универсиада студентлар өчен үткәрелә. Ә без нәкъ менә студентлар тәрбиялибез дә инде", - диделәр алар.
Һәр команда, ярышларда җиңүгә омтылачакларын әйтеп, сәламләүне җыр белән төгәлләде.

Әти, әни, мин...
Слетның иң матур бәйгеләренең берсе ул "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе". Әнә, Девәтернәдән Арслановлар, Кадыбаштан Закировлар, Кырындыдан Галиуллиннар, Тирсәдән Хәкимовлар иртүк юлга кузгалганнар. "120 чакрым араны узып килдек. Призлы урын ала алмасак та, гаиләбез белән мондый бәйгедә катнашуы ни тора!" - диде Девәтернәдән Фәнис Арсланов.
Бәйгене мәдәният идарәсеннән Мөхәммәтҗановлар һәм башкарма комитеттан Сәйдиәхмәтовлар гаиләләре башлап җибәрде. 2 секунд өстенлек белән Мөхәммәтҗановлар җиңү яулады. Аннан Әгълиуллиннар, Харисовлар, Атнабаевлар, Пажбековлар, Сәләхиевлар, Екимовлар һәм башкалар бер-бер артлы эстафетаны уздылар. Беркем дә сынатырга теләмәде: мәтәлчек тә әйләнделәр, кыршау аркылы да уздылар, йөгерүдә дә сынаштылар. Аз гына өстенлек белән Андрей, Людмила, Владимир Атнабаевлар (агрофирма), Владимир, Луиза, Ксюша Екимовлар (мәгариф идарәсе), Шамил, Гүзәл, Раушан Закировлар (Кадыбаш) призлы урыннар яуладылар. Валерий Макаров акчалата сертификатлар, медальләр һәм барлык катнашучыларга Мактау грамоталары, Боз сараенда тимераякта бушлай йөрү өчен сертификатлар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Фәнис Арсланов туристларга җыр бүләк иткәннән соң күтәренке рухта бәйгеләр дәвам итте.

Бәйге арты бәйге
Барлык командалар да, әнә шулай, беренче уеннардан ук җиңүгә омтылдылар. Әмма агрофирма хезмәтчәннәре гер ыргытуда, эстафетаны узуда беркемгә дә беренчелекне бирмәде. Альберт Әгълиуллин, герне 7,5 метрга ыргытып, көндәшләренең борыннарына чиртте һәм, берсүзсез, беренчелекне яулады. Мәгариф идарәсеннән Павел Лукшин 6,4 метр күрсәткеч белән II урынга чыкты. Район Советы һәм башкарма комитет өчен әлеге бәйгегә Валерий Макаров үзе чыкты. Башкарма комитет җитәкчесе дә, герне 6 метрга ыргытып, III урынны алды.
Аннан командалар иң авыр бәйгедә үзләрен сынадылар. Төрле каршылыкларны үз эченә алган эстафета беркемгә дә җиңелдән бирелмәде. Бу төр ярышта призлы урыннарда - агрофирма, башкарма комитет һәм 27нче училище.
Футбол, волейбол ярышлары да бик мавыктыргыч булды. Ә иң күңеллесе, әлбәттә, аркан тартышу иде. Баһадир ирләр белән рәттән гүзәл затлар да бу төр бәйгедә катнаштылар. Һәркем командасын беренчелеккә чыгару өчен бөтен көченә тырышты. Егылулар, кулларны авырттырулар, инде җиңәбез дигәндә генә арканның ычкынып китүе - барысы да булды. Әмма агрофирмага бу төр бәйгедә дә тиңнәр булмады.

Өстәл тулы сый-нигъмәт
Командаларның кунакчыллыгы, осталыгы, тәмле теллелеге "Аш-су" бәйгесендә аеруча ачык күренде. Милли киемнәр кигән егет-кызлар җыр-биюләр белән жюри әгъзаләрен тәм-томнардан сыгылып торган табын артына дәштеләр. Коймак, чәк-чәк, бәлеш, шашлык, балык шулпасы... Шунда ук күмер самавырында хуш исләрен тирә-юньгә таратып чәй кайный... Ә чәйнең нинди генә төрдәгеләре юк! Мәтрүшкәле, карлыган яфраклы, бөтнектән, пион, юкә чәчәкләре салып ясаган чәйләр белән беррәттән хәтта кишер чәе дә бар иде. Балалар бакчасы кызлары - 12, училище хезмәткәрләре 14 төр үләннән чәй ясаганнар. "Без үләннәрне май аенда ук җыя башлыйбыз. Балаларга һәр көнне витаминлы чәй бирәбез", - диделәр бакча коллективы.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

PS:Ә менә кемнәрнең нинди урынга лаек булуы һәм аларга нинди бүләкләр тапшырылуы турында газетаның 74нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев