Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Хастаханәгә Кыш бабай белән Кар кызы килде

Яңа ел алдыннан Кыш бабай һәм Кар кызы “Ровесник” яшүсмерләр клубы активистлары белән бергәләп район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегенә килделәр.

Бүлектә дәваланучы сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен  Кыш бабай һәм Кар кызы якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, иң матур теләкләрен  җиткерделәр. Балалар аларга үз һөнәрләрен күрсәттеләр, төрле уен-бәйгеләрдә катнаштылар. Һәм, әлбәттә,  күчтәнәчләр алдылар.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников та катнаштылар һәм бүлектә  дәваланучыларның тиз арада савыгуларын теләделәр. Соңыннан Кыш бабай һәм Кар кызы сабыйларга район башлыгы Валерий Макаров исеменнән яңа ел бүләкләре өләштеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев