Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Хәзерге вакытта ковидка нинди билгеләр хас?

Авыр формада чирләүчеләр саны арта

“Әгерҗе радиосы“нда соңгы туры эфир барышында район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард ОВЧИННИКОВ районда коронавирус белән бәйле вәзгыять, вакцинация темаларына тәфсилләп тукталды. 

Эфир барышында баш табиб район санитар-эпедимиологик комиссиясенең соңгы утырышында җиткерелгән саннарга һәм фикерләргә тукталды. Аларның аеруча актуаль булганнарын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз. 

–    Соңгы вакытларда ковид белән авыручылар саны арта. Быелның 1 январеннан 21 октябрьгә кадәр аралыкта расланган 775 очрак бар. Иң зур күтәрелеш сентябрь-октябрь айларына туры килә. Әйтик, сентябрьдә 236 очрак булса, октябрьнең 20сенә бу сан – 126 кеше. Ковид билгеләре белән фильтрга мөрәҗәгать итүчеләр саны да күбәя. Моның нәтиҗәсе буларак, госпитальгә җибәрелүчеләр саны да арта. Әйтик, январь, февраль айларында 13 һәм 18 кеше җибәрелгән булса, сентябрь аенда госпитальгә 74 авыру юлланды. Октябрьнең 20сенә әлеге сан – 67.  Ни кызганыч, үлүчеләр саны артуы да күзәтелә. 20 октябрьгә кадәр шушы ай эчендә генә әлеге авырудан вафат булучылар – 11.   

Хәзерге вакытта ковидка нинди билгеләр хас соң? Беренчедән, хәзер бу чир урта яшьтәгеләрне һәм яшьләрне дә аямый. Авыр формада чирләүчеләр саны арта.

Прививка ясатучылар да авырый. Үпкәгә зыян килү бик аз гына булганда да (КТ-1) тын бетү күзәтелә. Авыруның бик тиз таралуы күзәтелә. Терапиянең нәтиҗәлегеге кими. 

Тагын бер фактка тукталу урынлы булыр. Ковидның авыр формасы белән авыручылар арасында артык симерү, хроник бронхит-үпкә, шикәр чире, кан басымы, онкология авыруларыннан интегүчеләр аеруча күп.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев