Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кышкы туристик слет

12 январь - шимбә көнне Әгерҗедәге "Имәнлек" ял итү зонасында Сәламәтлек көне уңаеннан кышкы туристик слет үткәрелә. Ул быел Казанда узачак Универсиадага һәм республикада игълан ителгән Сәламәт яшәү рәвеше ункөнлегенә багышлана. Туристик слетта райондагы предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары катнашачак. Программада: Сәгать 10да - мини-футбол. Командада - 3 ир-ат, 2...

12 январь - шимбә көнне Әгерҗедәге "Имәнлек" ял итү зонасында Сәламәтлек көне уңаеннан кышкы туристик слет үткәрелә. Ул быел Казанда узачак Универсиадага һәм республикада игълан ителгән Сәламәт яшәү рәвеше ункөнлегенә багышлана.
Туристик слетта райондагы предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары катнашачак.
Программада:
Сәгать 10да - мини-футбол. Командада - 3 ир-ат, 2 хатын-кыз.
Сәгать 11дә - "Имәнлек" ял итү зонасын тантаналы төстә ачу. Ир-атлар, хатын-кызлар, 40 яшькә кадәр һәм аннан олыраклар арасында чаңгы ярышлары.
Сәгать 12дә - итек ату буенча бәйге.
Сәгать 12.30да - аркан тартышу.
Сәгать 1дә - Яңа ел-спорт җырына бәйге.
Сәгать 1.30дан 2гә кадәр - җиңүчеләрне бүләкләү.
Бу көнне "Имәнлек"тә кыр кухнясы эшләячәк. Кайнар ботка һәм чәй белән сыйланырга, саф һавада рәхәтләнеп ял итәргә килегез. Хезмәт коллективларын һәм бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләрне, җанатарларны спорт бәйрәмендә көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев