Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кофеның фигурага зыяны бармы?

Кофега төрле тәмләткечләр яки лимон согы өстәргә кирәк

Кофе шактый калориялы эчемлек булырга мөмкин һәм фигурага тискәре йогынты ясый ала. Бу хакта диетолог-кардиолог Юлия Панова сөйләде, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, кофе эчкәндә берни дә ашамаска кирәк, чөнки хәтта бер чынаяк латтеда 120 калория бар.

«Әгәр шикәрсез кара кофе эчсәң, моның фигурага бернинди дә зыяны юк. Гадәттә, сөтле кофега өстәмә ингредиентлар салалар. Менә аларда артык калорияләр күп була», – диде табиб.

Диетолог әйтүенчә, кофега төрле тәмләткечләр яки лимон согы өстәргә кирәк. Табиб сөтле кофега шикәр салмаска киңәш итә. Шулай ук ул, сыер сөтен үсемлек сөтенә алыштырсаң да, калорияләр саны үзгәрми, ди.

Фигурага зыян килмәсен дисәгез, кофе эчкәндә баллы тәм-томнар ашамаска кирәк, ди табиб.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев