Коронавирустан дәвалау кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде
Боерык үз көченә керде
Covid-19 коронавирусы белән авыручылар аерым бүлмәләре булган очракта өйләрендә дәвалана ала. Шулай ук алар табиб күрсәтмәләрен үтәргә тиеш. Бу турыда «Парламентская газета» яза.
Тулай торакта яки коммуналкада, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр яки хроник авырулы кешеләр белән бергә яшәүче пациентларны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салачаклар.
«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының шул хактагы боерыгы кичә, 8 ноябрьдә, үз көченә керде. Моңа кадәр пациентларның хәле катлаулы булмаса өйдә дәваланырга калдырдылар, ә көнкүреш шартлары исәпкә алынмый иде», диелгән хәбәрдә.
Моннан тыш, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска тест тискәре булганчы ук стационардан өйдә дәваланырга күчерергә рөхсәт итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев