Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ковид белән авырганнар бушлай тирәнтен диспансерлаштыру уза алалар

Кайда узарга була?

Бу хакта Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Андрей СМИРНОВ сөйли. УЛ НИГӘ КИРӘК? Ковид кешенең бөтен органнарына да йогынты ясый. Шуңа күрә тирәнтен диспансерлаштыру узуның максаты – ковидтан калган өзлегүләрне ачыклап, вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтү.

АНЫ КЕМ ҺӘМ КАЙЧАН ҮТӘ АЛА?

18 яше тулган һәм коронавирус белән авырган кешеләр уза ала. Аны савыгып ике ай үткәннән соң үтәргә ярый. Ике һәм аннан артык хроник авыруы булган, шулай ук  60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр диспансерлаштыруны беренчеләрдән булып узарга тиеш.

КАЙДА УЗАРГА БУЛА?

Моның өчен  беренче медиксанитар ярдәмне алу өчен беркетелгән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ТИРӘНТЕН ДИСПАНСЕРЛАШТЫРУ ГАДӘТИЕННӘН НӘРСӘСЕ БЕЛӘН АЕРЫЛА?

Тирәнтен диспансерлаштыру ике этаптан тора. Беренче этапта канның кислород белән ничек баетылуы (сату
рация) үлчәнә, спирометрия яки спирография уздырыла, канга гомуми һәм биохимик анализ ясала һәм башка гамәлләр башкарыла. Йогышлы булмаган авырулар үсеше билгеләре ачык ланганда яки диагнозны ачык лау өчен өстәмә тикшерүләр кирәк булган очракта пациент икенче этапка юллана. Икенче этапта эхокардиография, үпкәгә компьютер томографиясе һәм башка тикшерүләр билгеләнергә мөмкин. Алар беренче этаптагы анализларда үзгәрешләр булган очракта гына билгеләнә.

КЕШЕ БЫЕЛ ДИСПАНСЕРЛАШТЫРУНЫ ИНДЕ УЗГАН БУЛСА, ТИРӘНТЕН ҮТҮ МӨМКИНМЕ?

Коронавирус белән авырган һәр кешегә тирәнтен диспансерлаштыру узу  мәҗбүри.

ТИРӘНТЕН ДИСПАНСЕРЛАШТЫРУ УЗУ ВАКЫТЫН ҺӘМ УРЫНЫН КАЯН БЕЛЕРГӘ?

Гамәлдәге закон нигезендә профилактик чаралар узуга хокук барлыгы турындагы мәгълүматны җиткерү иминият компанияләренә йөкләнгән. Шулай ук поликлиникаларда коронавирус белән авырган һәм тирәнтен диспансерлаштыру узарга тиеш булган пациентлар исемлеге формалаштырыла. Әлеге исемлекләр нигезендә иминият компанияләре смс-хәбәр, электрон почта аша йә башка ысул белән хәбәр юллыйлар.

*   *   *

Әгәр ковид белән авырып та сезгә диспансерлаштыру узуга кагылышлы хәбәр килмәгән яки медицина оешмасында тирәнтен диспансерлаштыру уздырудан баш тартканнар икән, иминият медицина оешмаларының “кайнар линия” телефоннарына (телефон ОМС полисында күрсәтелгән) яки мәҗбүри медицина страхованиесенең ( ОМС) территориаль фондына (контактүзәкнең номеры 88002005151) шалтырата аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев