Ковидтан вакцина ясаткач кул нигә авырта?
Табиб аңлатма бирде
Коронавируска каршы вакцина ясаткач, күпләр куллары, беләкләре авыртуга зарлана. Бу тән тиресенең һәм мускулларның препаратка реакциясе, дип аңлата табиб-терапевт Виктор Лишин.
“Кешегә вакцина компонентны кертелә. Ул аденовирус һәм коронавиурс өлешләре кушылып ясалган. Инъекция урынында концентрация зур күләмдә була. Ул тән буйлап таралсын өчен күпмедер вакыт таләп ителә”, - ди табиб.
Моннан тыш, прививка ясаганда шәфкать туташы нерв очларына ялгыш тиеп китәргә мөмкин.
“Әгәр дә барысын да дөрес эшләсәң, бер ни дә булмый. Кул техник хилафлык нәтиҗәсендә генә авыртырга мөмкин”, - дип яза “РИА Новости” Виктор Лишинга сылтама белән.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев