Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Красный бор хастаханәсен ни көтә

Соңгы вакытта Красный бор, Исәнбай зоналарында яшәүче авыл халкы арасында Красный бор участок хастаханәсен ябарга җыеналар икән, бармы соң инде бездә гади кеше турында уйлау, кайгырту дигән борчулы сүзләр яшен тизлегендә таралды. БЕРАЗ ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН Алабуга өязенә караган Пьяный борда (хәзерге Красный бор) 1888 елда ук врач амбулаториясе төзелә. 1907...

Соңгы вакытта Красный бор, Исәнбай зоналарында яшәүче авыл халкы арасында Красный бор участок хастаханәсен ябарга җыеналар икән, бармы соң инде бездә гади кеше турында уйлау, кайгырту дигән борчулы сүзләр яшен тизлегендә таралды.

БЕРАЗ ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

Алабуга өязенә караган Пьяный борда (хәзерге Красный бор) 1888 елда ук врач амбулаториясе төзелә. 1907 елдан биредә терапия, бала тудыру бүлекләре эшли башлый. Бу хастаханәдә 35 ел баш табиб булып эшләгән алтын куллы хирург, акушер-гинеколог Иван Маненокны өлкән буын әле дә бик еш сагынып искә ала. 1982 елда участок хастаханәсенең 100 койкалы типовой бинасы калкып чыга. Анда терапия, хирургия, гинекология, бала тудыру, балалар бүлекләрендә 7 табиб, 36 шәфкать туташы эшли. Ни кызганыч, 1999 елдан ил күләмендәге оптимальләштерү кысаларында бу бүлекләрне кыскарту башланды. Башта гинекология, акушерлык, балалар бүлекләре ябылды. Шул ук вакытта тәүлек әйләнәсе эшләүче ашыгыч ярдәм бүлеге ачылу бу төбәктәге авылларда яшәүчеләрнең хәлен җиңеләйтте.

РАЙОН БАШЛЫГЫ ТЫНЫЧЛАНДЫРДЫ

Хәзер хастаханәдә тәүлек әйләнәсенә кабул итүче 14 һәм авыруларны көндез дәвалау өчен 16 койка бар. Ә амбулаториядә сменага илледән артык кешене кабул итәләр. Хастаханәдә педиатр, терапевт һәм гомумпрактика табибы, 22 урта медицина хезмәткәре эшли. Табиблар бай тәҗрибәле һәм бу зонада яшәүчеләр арасында һөнәри осталыклары белән абруй казанганнар. Хастаханәдә рентген, флюорография, физиотерапия кабинетлары, лаборатория, ашыгыч ярдәм бүлеге филиалы халыкка хезмәт күрсәтә.

Оптимальләштерү кысаларында, финанс кытлыгы булу сәбәпле, Красный бор участок хастаханәсен ябу турында сүзләр йөрүе дөрес. Илдә кризис булганда монысы да хак. Әмма, иң беренче чиратта, район үзәгеннән йөз чакрым ераклыктагы авылларда яшәүчеләр турында уйларга кирәк бит. Гади халык, бигрәк тә авыру өлкәннәр, шулхәтле ара узып, Әгерҗегә йөрергә тиеш буламы? Ә район үзәгендә хастаханәгә чират булганда нишләргә?

Район башлыгы Валерий Макаров әлеге медицина учрежденисен ябу турында сүзләр чыгу белән ничек тә аны саклап калу турында кайгырта башлады. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән бу проблема турында эшлекле сөйләшүләр алып барды.

- Шул төбәктә яшәүче 3091 кеше, 710 бала сәламәтлеге сагында торучы хастаханәне һич тә ябарга ярамый. Әгерҗе районы авыллары үзәктән бик ерак урнашкан. Ә Красный бор хастаханәсе 60 километр радиустагы авылларга хезмәт күрсәтә. Министр да безнең хәлне аңлады һәм ул бу участок хастаханәсен саклап калу яклы булуын белдерде. 2017 елга бу учреждениене финанслауны җайга салу буенча эшлекле чаралар күрәчәген дә белдерде, - дигән шатлыклы хәбәр җиткерде Валерий Макаров.

- Узган атнада Россия Президенты Владимир Путинның еллык Юлламасында сәламәтлек саклауның башлангыч звеносын тагын да камилләштерергә дигән сүзләр яңгыраганда, 128 еллык тарихы булган Красный бор участок хастаханәсе авыруларга хезмәт итүен дәвам итәр дип халыкны тынычландырасыбыз килә, - дип тә өстәде район башлыгы.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев