Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Үлә язган яшь хатын табибларны гаепли

Мине мыскыл иттеләр, ди ул

Свердловск өлкәсендәге Кировград шәһәрендә яшәүче фотомодель һәм кием кибете хуҗасы Анастасия З. күкәйлеге шартлаганнан соң, чак кына исән калган. 26 яшьлек хатын 28 ноябрьгә каршы төндә авырый башлый. Аны эче авырта, күңеле болгана, коса. Хатынны ире хастаханәгә алып килә. Кировград үзәк район хастаханәсендә Анастасия үзен карамадылар дип яза. Сәламәтлек саклау министрлыгы исә башкача аңлата. Бу турыда «Екатеринбург. Онлайн» хәбәр итте.

«Бик авыртты. Көч хәл белән төнге уникеләр тирәсендә хастаханәгә килдек. Бик ишеккә шакыдык. Безне бер хатын керттеләр. Мин эчем авыртуын әйттем. Ул хастаханәдә табиб булмавын, минем аркада аны чакырасы булуын әйтте», — ди Анастасия.

Аннары башка шәфкать туташы чыга. Ул иртәнгә кадәр өйдә чыдап торырга киңәш итә, Иртән табибка килерсез, ди. 

«Мине мыскыл иттеләр. „Синең яшеңдә анда ни авыртсын. Үз аягың белән килгәнсең, бар да нормада, димәк“, — диделәр. Минем аркада барлык табибларны чакырырга кирәк булуга зарландылар», — ди Анастасия.

Ул табибларны көтеп җиткерә алмый. Ире башка хастаханәгә алып китә. 17 километр ераклыктагы Невьян хастаханәсенә барып җиткәнче, аның хәле начарлана, ул машинадан да үзе чыга алмый. 

«Хастаханәдә анализ алдылар, укол ясадылар. Мине гинекологиягә салдылар. УЗИ ясадылар, аннары корсагымны тишеп тикшергәч, минем эчтә кан китүе ачыкланды», — ди ул.

Анастасиянең күкәйлеге шартлаган булып чыга. Аңа тиз арада операция ясыйлар. «Мин чак кына үлми калдым. Табиблар шулай диде. Бу кешеләр минем гомеремне саклап калды», — ди Анастасия.

Ул бу турыда социаль челтәрләрдә язгач, Кировград кешеләре дә хастаханәдән зарлана башлый. 

Гинеколог исә операция ясамыйча да дәвалап булуын әйтә. Хастаханәгә килгәч үк, күкәйлекләрдәге сыеклыкны шприц белән суыртып алган булсалар, мондый нәтиҗәләр килеп чыкмаска да мөмкин була.

Хәзер Анастасия Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән, бу эшләр белән аның адвокаты шөгыльләнә.

Свердловск Сәламәтлек саклау министрлыгы исә бу хәлне башкача аңлата. Алар пациент үзе ярдәм көтеп тормады, чыгып китте дип белдерә. Ведомство белешмәсе буенча, хастаханәгә килгәч, өч минуттан ук Анастасия китеп бара. Түрәләр хезмәткәрләрдән язмача аңлатма алга, видеокүзәтү камералары да моны раслый ала, дип белдерәләр, диелә хәбәрдә.

Фото: https://pixabay.com

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев