Табиб булырга теләүчеләр шактый
Узган шимбәдә район үзәк хастаханәсе, табиб булу турында хыялланучы чыгарылыш сыйныф укучыларын үзенә дәшеп, беренче тапкыр ачык ишекләр көне үткәрде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән оештырылган бу очрашуга шәһәр һәм Исәнбай, Салагыш, Көчек мәктәпләреннән егермеләп укучы килде. Ак халатлы һөнәр ияләре булырга теләүчеләрнең шактый...
Узган шимбәдә район үзәк хастаханәсе, табиб булу турында хыялланучы чыгарылыш сыйныф укучыларын үзенә дәшеп, беренче тапкыр ачык ишекләр көне үткәрде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән оештырылган бу очрашуга шәһәр һәм Исәнбай, Салагыш, Көчек мәктәпләреннән егермеләп укучы килде.
Ак халатлы һөнәр ияләре булырга теләүчеләрнең шактый булуы аңлашыла да. Табиб - дөньяда иң кирәкле, дәрәҗәле, шул ук вакытта иң җаваплы, тынгысыз һөнәр иясе. Чөнки аның кулында - кеше гомере. Ак халатка һәм дәрәҗәсенә кызыгып кына бу һөнәрне сайларга теләүчеләр бик нык ялгышалар, әлбәттә. Халык ихтирамын һәм ышанычын яулау өчен табибка бөтен барлыгын, белемен, һөнәри осталыгын, еш кына ял вакытын да авыруны аякка бастыруга багышларга туры килә. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда табиб төн уртасында да, бәйрәмнәрдә дә авыру янына ашыга. Очрашу барышында баш табиб Андрей Шубин да укучыларга ак халатлы һөнәр ияләренә кеше гомерен саклап калу кебек гаять зур бурыч йөкләнүе, авыру сәламәтләнеп аякка баскач кына күңеленә тынычлык табуы, "Рәхмәт, доктор!" дигән сүзләрне ишетүнең никадәр рәхәт булуы турында тәфсилләп сөйләде. Баш табиб укучыларны хастаханә тормышы, яңа кайтартылган заманча медицина җиһазлары белән таныштырды. Хирургия бүлеге мөдире Андрей Шадринның чыгышын укучылар аеруча кызыксынып тыңладылар.
Аннан соң аларны поликлиникада очрашу көтә иде. Поликлиника буенча баш табиб урынбасары, 30 ел инде райондашлар сәламәтлеге сагында торучы абруйлы табибә Людмила Дереева биредә халыкка күрсәтелә торган медицина хезмәте, соңгы елларда поликлиникага кайтартылган яңа медицина җиһазлары, хезмәт күрсәтүнең яңа төрләре кертелүе турында сөйләде. "Никадәр генә тынгысыз, катлаулы, авыр булса да, табиб һөнәрен сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Кешеләрне һәм һөнәреңне чын күңелдән яратканда аның авырлыклары да онытыла. Безнең хастаханәгә бүген хирург, педиатр, травматолог-ортопед, авыл амбулаторияләренә гомуми практика табиблары кирәк. Берничә елдан күпләрегез безнең сафларны тулыландырырсыз дип ышанам", - диде Людмила Федоровна.
Табиб булырга теләүчеләргә Казан дәүләт медицина университетының VI курсында белем алучы якташыбыз, Әгерҗе егете Сергей Ардашев белән очрашу, аның әлеге уку йорты турында видеороликлар күрсәтеп сөйләве аеруча кызыклы булды.
Табиб булырга теләп тә бу очрашуга килә алмаган укучыларны без дә әлеге уку йорты белән кыскача гына таныштырып үтик әле. Казан медицина университеты - дөньядагы иң дәрәҗәле, 1804 елда ук нигез салынган борынгы, бик күп танылган табиблар, профессорлар әзерләп чыгарган уку йорты. Анда 9 факультет эшли: дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика, стоматология, фармацевтика, социаль эш, югары шәфкать туташы белеме, соңгы елларда гына медицина биохимиясе һәм медицина биофизикасы факультетлары ачылды. Аларда 5500 студент, ординаторга 14 белгечлек буенча 1500 хезмәткәр белем бирә. Монда чит илләрдән дә 400дән артык студент укый. Университетның 5 тулай торагы, спорт лагере, спорт секцияләре, әдәби клубы, үзешчән сәнгать түгәрәкләре, су асты клубы, һава-йөзү клубы бар.
"Булачак хезмәттәшебез Сергей университет тормышы турында сөйләгәндә үзем дә студент чакларыма кайткандай булдым. Бу уку йортында уку - зур бәхет һәм мин сезнең шушы бәхеткә ия булып, безгә эшкә кайтуыгызны телим", - диде әлеге университетны тәмамлаган Андрей Шубин. Ул бу уку йортына укырга керергә теләүчеләр өчен ел саен максатчан юллама бирелүе турында да әйтте. Менә шундый мөмкинлектән файдаланып, КДМУда хәзер Тирсәдән Чулпан Нургаянова, Исәнбайдан Айгөл Латыйпова һәм Әгерҗедән Сергей Ардашев укыйлар. Хастаханә җитәкчелеге булачак яшь табибларны түземсезлек белән көтә.
Рәмзия Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев