Ни өчен коронавирус тестлары ялган нәтиҗә күрсәтә?
Катгый тикшерү узарга тиеш
Сынау нәтиҗәләренең дөреслеге 99,8-99,9% тәшкил итә, әмма кайвакыт алар ялган нәтиҗә күрсәтә алалар.
ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә моның ни өчен шулай килеп чыгуын аңлатты. Аның сүзләренчә, тестларның ялгыш булу мөмкинлеге бик аз. Әмма өйрәнелүче материал дөрес алынмаса, аны китерү яки эшкәртү процессы тиешенчә башкарылмаса, ул ялгыш нәтиҗәгә китерергә мөмкин.
Дөрес, моның булуы икеле дип аңлатты санитар табиб, чөнки барлык лаборантлар да өйрәтелгән һәм Covid-19 га анализ ясарга мөмкинлек бирә торган таныклыкка ия. Моннан тыш, һәр медицина оешмасы да коронавирус ачыклауга тестлар үткәрә алмый. Моның өчен учреждение катгый тикшерү узарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев