"Омикрон" 2-5 яшьлек балалар өчен аеруча куркыныч
Кичекмәстән хастаханәгә салалар
“Омикрон” штаммы 2-5 яшьлек балалар өчен аеруча куркыныч, ди Россия эпидемиологы Александр Горелов.
Аның сүзләренчә, балаларда моңарчы булмаган бронхиолит очраклары ачыклана башлаган. Бу авыру белән чирләүче балаларны кичекмәстән хастаханәгә салалар.
“Коронавирусның “омикрон” штаммы 2-5 яшьлек балалар өчен аеруча куркыныч. Әлеге авыру өске сулыш юлларына һәм бронхларга зыян сала. Моңарчы булмаган бронхиолит очраклары да бар. Һәр өченче балада – диарея”, - ди Горелов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев