Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Үпкәләре тулысынча коронавирус белән зарарланган хатын: «Вирус мине эчтән ашады»

18 тәүлек буена реанимациядә ята

Омск шәһәрендә 37 яшьлек хатын коронавирус иярткән һәм үпкәләре тулысынча зарарланып, 18 көн реанимациядә яткан. Вероника исемле бу ханым гел аңында була, барысын да белеп, аңлап тора. Аның тарихы Омск.онлайн сайтында чыкты.

«14 июльдә бераз хәлсезлек сиздем, аннары ис һәм тәм тоймый башладым. Бишенче көнне КТ ясадым һәм үпкәләрнең 48 проценты зарарлануы билгеле булды. Ике көннән бөтен үпкәләр вируслы иде, вирус мине эчтән ашады. Табиблар мине реанимациягә күчерде. 18 тәүлек буена реанимациядә 90 процентка кислородка тоташкан килеш яттым, хастаханәдә төгәл бер ай булдым», — ди Вероника.

Ул табибларга рәхмәт әйтә. Реанимациядән чыккач бер үпкәсе 100, икенчесе 98 процентка зарарланган булуын белеп ала. «Мин яшәргә теләдем, якыннарымның борчылуын аңлап тордым. Анда табибларсыз берни эшләп булмый. Гап-гади теш чистарту, чәч юу турында уйлар да бик авыр булып тоела», — ди ул.

Туганнары Вероникага реанимациягә хатлар язып биреп торган, телефон булмаган. Вероника авыручыларга паникага бирелмәскә киңәш итә, ресурсларны негатив уйларга сарыф итмәү хәерле булуын искәртә.

«Сөйләшергә ярамый, сатурация төшә. Мин аны төшермәс өчен, артык селкенмәскә дә тырыштым. Бишәр сәгатькә бер позада катып кала идем», — ди ул.

«Китап сорадым, баш мием эшләсен дип уйлаган идем. Башта ярты битне бер сәгать укый идем. Укыгач, җиңелрәк булды. Әйләнә-тирәмдәгеләр биреште. Бу ишетелә дә, аңлашыла да. Аннары — ширма, пакетлар кыштырдавы…», — дип яза Вероника.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев