Прививка куйдыруга медотвод алу тәртибе нинди?
Бу сорауга Данис Робертович җавап бирде
“Әгерҗе радиосы“нда туры эфирда беренче тапкыр район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Данис ШӘЙМУЛЛИН чыгыш ясады.
Туры эфир ике өлешт ән торды. Аның беренчесе коронавирус пандемиясе белән бәйле сораулардан төзелсә, икенчесендә Данис Робертович поликлиника эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Беренче өлештә яңгыраган иң актуаль сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз.
– Күпләрнең үз белдекләре белән компьютер томографиясе (КТ) узарга баруы сер түгел. Бу яклап нинди киңәш бирер идегез?
– КТ узарга бары тик медицина хезмәткәре генә юллый ала. Моның өчен, иң беренче чиратта, фильтрга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Барырга кирәкме-юкмы икәнлекне медицина хезмәткәре авыру билгеләренә карап билгели һәм юллама бирә. Маршрутизация нигезендә без үзебезнең пациентларны Алабугага җибәрәбез.
– Прививка куйдыруга медотвод алу тәртибе нинди?
– Аның турында белешмә алу өчен пациент иң башта үз докторына яки участок табибына мөрәҗәгать итә. Табиб аны караганнан соң, клиник билгеләр буенча медотвод бирергә кирәк дип тапканда табиб комиссиясенә юллый. Әлеге комиссия өч кешедән тора. Медотвод турындагы белешмәне бирү-бирмәү нәкъ менә алар тарафыннан хәл ителә. Әлеге комиссия көн саен 15 сәгатьтән соң эшли. –
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев