Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

ПЦР-тест QR-кодка алмаш була аламы?

Күп кенә җәмәгать урыннарына да бары тик шул кодны кулланып кына керергә мөмкин

Билгеле булганча, Татарстанда 11 октябрьдән бирле QR-код системасы гамәлгә керде. Күп кенә җәмәгать урыннарына да бары тик шул кодны кулланып кына керергә мөмкин. Коронавируска тапшырылган ПЦР-тест моңа алмаш була аламы?

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтүенчә, каядыр бару, керү өчен генә ПЦР-тест тапшыруның мантыйгы юк. «QR-код вакцинация узганнан соң яисә чирләгәннән соң бирелә һәм тискәре ПЦР-тест булу QR-код алу өчен сәбәп була алмый», — диде белгеч.

Аның сүзләренчә, хәзер төп бурыч — коллектив иммунитет булдыру. Моңа исә бары тик вакцинация белән генә ирешергә мөмкин.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев