Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Путин ике көнлек ял бирә. Кемнәргә?

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә

Россиядә яшәүчеләр коронавирустан вакцина ясатканнан соң өстәмә ике ял көне алачак. Төбәк җитәкчеләренә тиешле йөкләмәне РФ Президенты Владимир Путин бирде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Дәүләт Башлыгы «губернаторларга 15 ноябрьгә кадәр Covid-19дан прививка ясаткан кешеләргә, хезмәт хакларын саклап калып, ике көнгә эштән азат итү турында хәбәр итәргә кушты», - дип искәртә агентлык.

РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә, коронавирус таралу дәвам итү сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр бөтен Россия буенча эшләми торган ял көннәре дип игълан ителде. Аерым төбәкләрдә чикләүләр иртәрәк эшли башлады. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев