Районда интраназаль вакцинация үткәрелә башлады
Район башлыгы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте
Җомга көнне администрациядә оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.
Халыкны диспансерлаштыру һәм вакцинацияләү темаларына аерым кагылдылар. Диспансерлаштыру буенча иң активлары дип Яңа Бизәкә, Тәбәрле, Красный Бор, Салагыш, Бима авыл җирлекләре аталды.
Шулай ук Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Данис Шәймуллин районда интраназаль вакцинация үткәрелә башлавы хакында хәбәр итте.
Район башлыгы җитәкчеләрне бу мәсьәләдә җаваплырак булырга өндәде. "Коллективларда сәламәтлекне саклау максатларында диспансеризация һәм вакцинация узу кирәклеге турында эш алып баруны, хезмәткәрләр арасында иммунологик катлам булдыру буенча тулы чаралар күрүне тәэмин итүегезне үтенәм", - дип мөрәҗәгать итте Азат Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев