Район үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы түгәрәк юбилеен каршы ала
Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге өлкән шәфкать туташы Әлфия МӨСТӘХИМОВА түгәрәк юбилеен каршы алган көннәрдә аның белән хәтер йомгагын сүтеп алдык. БАЛАЧАК. Миңа - биш, Зөлфия апама җиде яшь булганда йөрәк өянәгеннән әтиебез Фәйзрахман вафат булды. 32 яшендә тол калган әнкәебез Мәмдүдә ялгыз канат белән үстерде безне. Кем уйлаган, мин...
Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге өлкән шәфкать туташы Әлфия МӨСТӘХИМОВА түгәрәк юбилеен каршы алган көннәрдә аның белән хәтер йомгагын сүтеп алдык.
БАЛАЧАК. Миңа - биш, Зөлфия апама җиде яшь булганда йөрәк өянәгеннән әтиебез Фәйзрахман вафат булды. 32 яшендә тол калган әнкәебез Мәмдүдә ялгыз канат белән үстерде безне. Кем уйлаган, мин дә әнкәй язмышын кабатлармын дип. Үзем дә нәкъ аның кебек ике бала белән тол калдым.
Әнкәй безне эш белән тәрбияләде. Без аның беркайчан да кеше алдында мескенгә салынып елаганын күрмәдек. Апама күбрәк ир-атлар эше йөкләнә иде. Печән алып кайтсак, түбәдә ул торды, утын кискәндә пычкының бер башына ул ябыша иде. Ә өйдәге эшләр минем җилкәдә булды. Кечкенәдән тәртип-чисталык яраткангамы, хәзер дә өемне гөл итеп тотарга тырышам. Терапия бүлегендә дә шуны таләп итәм.
ХЕЗМӘТ ЕЛЛАРЫ. Быел үзәк хастаханәнең терапия бүлегендә эшли башлавыма - утыз, өлкән шәфкать туташы вазифасын башкаруыма ун ел булды. Ий, гомер уза... Алабуга училищесын тәмамлап Әгерҗегә кайткач, баш табиб Рәфикъ абый Шакиров зур өметләр баглап безне эшкә алган иде. Терапия бүлеге мөдире Ләйсирә апа Галләмова, өлкән шәфкать туташы Филсия апа Усманова кул астында эшли башладым. Шунысын сөенеп әйтә алам: мин бернинди эштән дә курыкмадым. Үземнең смена тәмамлангач, санитарка булып эшләдем, провизор ярдәмчесе дә булырга туры килде. Әнә шулай, түбәннән күтәрелдем дисәм дә була.
Бүлегебездә йөрәк өянәге, кан басымы, бронхит, пневмония белән авыручылар күп. Кайберләренә аерым тәрбия кирәк булган чаклар еш очрый. Утыз авыруда утыз төрле холык булса да, без аларга тәмле сүзебезне кызганмаска тиеш. Кул астымда эшләүче шәфкать туташлары да, санитаркалар да - үз эшләренең осталары, тәҗрибәлеләр. Эльза, Лариса, Гөлнур, Рәшидә, Ләйсән, Лилия, Рәзилә, Ләйсирә белән бер гаилә кебек дус эшләвебезнең сере дә гади: бер-бербезне ярты сүздән аңлыйбыз, авыр вакытта ярдәмгә ашыгабыз.
МАТУРЛЫК СЕРЕ. Хатын-кыз һәрвакыт үзен карап, чама белән генә бизәнеп, матур итеп киенеп йөрергә тиеш. "Ирең Рәис белән бик матур пар идегез", диләр безнең турыда. Дөрес әйтәләр. Парлы гомеребез 22 елга гына сузылса да, ул тормышымның иң гүзәл, иң бәхетле чагы булгандыр. Рәисемнең юклыгына әле хәзер дә күңел ышанмый. Эшкә проблемаларымны "өйдә калдырып" киләм, балаларым алдында күз яшемне күрсәтмәскә тырышам. Зарланырга яратмыйм, хезмәттәшләремә дә зар-моң белән бармый тормыш, яхшыга өметләнегез дип әйтәм.
Җәен җиләк җыярга яратам, күп итеп пиннек әзерлим. Кышын "Орешник"та чаңгыда йөрим. Гимнастика белән шөгыльләнү, биткә төрле маскалар ясау да елларга бирешмәскә ярдәм итә. Соңгы елларда яраткан шөгылемне таптым. Мин "АРТ лайф" компаниясе белән хезмәттәшлек итәм һәм сәламәтлек өчен файдалы продукция сату белән шөгыльләнәм. Шушы компания ярдәме белән Төркия, Мәскәү, Ярославльгә сәяхәт итү тормышка бөтенләй икенче күзлектән карарга өйрәтте.
ТОРМЫШ ЯМЕ. Улым Ринас белән киленем Айгөл ике онык - Ильяс белән Рамазанны бүләк итеп сөендерделәр. Балаларым, оныкларым - тормышым яме. Ижауда яшәүче апам Зөлфия белән җизнәм Азат, Әгерҗедә туганнарым Илдар-Рәшидә, Алмаз-Эльмира белән бик матур, бердәм, тату яшибез. Ә туган авылым Исәнбайда әниемнең сагынып көтеп алуы, аның тәмле ризыклар белән сыйлавы - иң олы бәхеттер, мөгаен. Гомумән, язмыш сынауларын җиңеп, алга карап яшәү - минем тормыш девизы.
ххх
Баш табиб урынбасары Магомедэмин Аюбов Әлфия Фәйзрахмановна турында:
- Авырулар белән һәрвакыт уртак тел, нинди генә авыр вакытта да проблемаларны хәл итү юлын табучы, хезмәттәшләренә зирәк киңәшләре белән ярдәм итүче Әлфия ханымны барыбыз да бик хөрмәт итәбез. Ул өлкән шәфкать туташы булып эшләгән дәвердә терапия бүлегендә бер генә тапкыр да авырулар һәм шәфкать туташлары арасында аңлашылмаучанлыклар чыкканы юк. Эшне дә дөрес оештыра, кул астындагылардан таләп тә итә белә ул, - диде.
Әйе, әле Әлфия ханымның гөрләп эшләр, яшьнәп яшәр чагы.
Язманы Миләүшә ЯГЪФӘРОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев