Районның баш педиатры ата-аналарга мөрәҗәгать итте
Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз
Әгерҗе районының баш педиатры Ксения Мифтахова ютәл, борын томалану, тамак авырту, тән температурасы күтәрелү кебек симптомнар барлыкка килгәндә, фильтрга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.
- Баланың температурасы 38 градустан югары булса, табибны өйгә чакырырга киңәш итәбез, - ди Ксения Мифтахова. - Тагын бер үтенеч: үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, антибиотиклар кабул итмәгез, аларны балага бирмәгез. Антибиотикны табиб кына билгеләргә мөмкин.
Температура 38 градустан югарырак булып, тын кысылса, сатурация 94-95 проценттан кимрәк булса, өлкәннәргә дә ашыгыч ярдәм чакырырга тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев